Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бала, аларның әти-әнисе һәм күрше егете ташландык су чокырында батып үлгән

Әлеге фаҗигадән соң ике бала ятим калган, бер ир-ат авыр хәлдә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Ике бала, аларның әти-әнисе һәм күрше егете ташландык су чокырында батып үлгән
https://pixabay.com

Воронеж өлкәсендә биш кеше ташландык су чокырына төшеп баткан. Алар арасында ике бала һәм өч олы кеше бар. Шушы чокырга төшкән тагын бер кеше — 52 яшьлек ир-ат исән калган. Ул хәзер авыр хәлдә хастаханәдә ята. Ир-ат метан белән агуланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Новоусманский районында шәхси йорт ишегалдында була. Ташландык су чокырында 2 һәм 8 яшьлек ике кыз, 35әр яшьлек ир белән хатын һәм 23 яшьлек ир-ат үлә. 23 яшьлек ир-атның әтисе исән кала.

«Воронеж хәбәрләре» мәгълүматы буенча, һәлак булган ир белән хатынның ике кызы ятим калган. Аларның берсенә ун ай, икенчесенә 7 яшь. Хәзер балаларны туган апалары — әниләренең сеңлесе тәрбиягә алган. Район администрациясе хәбәр иткәнчә, ятим балалар караучысыз калмаячак.

Хәзерге вакытта Новоусманский районында коеларны һәм ташландык су чокырларын, авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары тирәсендәгеләрен аеруча тикшерәләр.

Россия Тикшерү комитетының Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе биш кеше һәлак булу турында җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Тикшерү версиясе буенча, 23 августта кичке җиденче яртыда балигъ бумаган ике бала әниләре белән бергә шәхси йорт ишегалдында йөри. Биредә канализация чокыры да була. Ике яшьлек кыз канализация капкачының бераз ачык торган кырыена баса. Капкач капланып китә, бала ташландык су чокырына егылып төшә. Кызына ярдәм итәр өчен әни кеше чокырга сикерә, аннары бу чокырга 8 яшьлек апасы һәм әтисе дә төшә. Күршедә яшәүче егет һәм әтисе дә ярдәмгә килә. Өлкән яшьтәге ир-атның хәле китә һәм ул өскә чыгарга өлгерә. Ике бала һәм өч олы кеше канализация коесында үлә», — диелә бу хәбәрдә.

Воронеж коткаручылары сүзләренчә, «ташландык су чокырына егылып төшкән баланы коткару мөмкин булмый, әти-әнисе бер минуттан тартып чыгарса да, бала исән калмас иде». Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мондый ташландык су чокырларында агулый торган матдәләр — сөрем газы һәм метан — концентрациясе бик зур, аны бер тапкыр сулау да үлемгә китерә. Бала артыннан чокырга сикереп олы кешеләр дә, аның апасы да үзен үлемгә дучар иткән», — дип сөйләгән коткаручылар.

Бу очракта бердәнбер юл — әти-әнисе чокыр янына беркемне дә якын китермичә, коткаручылар чакыртырга тиеш иде. Монда противогаз да булыша алмый, ул ситуацияне тагын да катлауландыра гына. «Противогаз сөрем газыннан да, метаннан да сакламый, Бу очракта ул агулануны тизләтә генә, чөнки ул сулыш алуны кыенланштыра. Газ-коткару хезмәте белгечләре мондый очракларда сыекландырылган кислород салынган баллоннан сулый, ул коткару костюмы җыелмасында була», — дип аңлата белгечләр.

Коткаручылар сүзләренчә, канализация коллекторына төшкән кешене үзе генә коткарырга маташучы кеше үзе дә һәлак булган очраклар шактый еш очрый. 2019 елда Воронеждагы сәүдә үзәге янында ике эшче шулай һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100