Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике бәләкәй бала атасы 20 яшьлек студентканы вәхшиләрчә үтергән

Ике бәләкәй бала атасы 20 яшьлек студентканы вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
Ике бәләкәй бала атасы 20 яшьлек студентканы вәхшиләрчә үтергән
Оренбургта ике бала атасы, 31 яшьлек ир 20 яшьлек студентканы вәхшиләрчә үтергән. Бу хакта Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә. 

Карина модель булырга һәм Мәскәүгә китәргә хыялланган. Әнисе - Оренбургтагы матурлык салоннары челтәре хуҗасы - йөргәндә куркынычсыз булмасын дип, уку йорты янында фатир сатып алып биргән. Ул 29 гыйнварда әнисе белән элемтәгә чыкмый. Кызны үз фатирының ваннасында табалар. Бераздан аны көчләгән һәм кыйнап үтергән ир дә табыла. 

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, бу ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

"Саклап кала алмадык, бик кызганыч. Аның үлеме хакында ишеткәннән соң инде икенче көн күзгә яшьләр тула. Чит кешеләр белән фаҗига булса да, күңелгә авыр, ә монда - якын кешеләр. Бала килеш кулыңда тоткан кешене җирләү бик кыен. Йөрәккә таш утырган кебек", - дигән Orenday басмасына кызның туганы Александр Поляков.

Кызның гомеренең соңгы мизгелләре ул яшәгән йортка урнаштырылган камерага яздырылган. Үтерүче йортка аның белән бергә кергән икәнлеге билгеле. Камера бар икәнен белеп, ул битен яшерә.

"Ул фәрештә кебек матур һәм әйбәт иде. Бар яктан талант. Карина, тыныч йокла! Күктә тагын бер йолдыз кабынды".
"Моны эшләгән кешегә Ходай каргышы төшәчәк", - дип язган Каринаның танышлары.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100