news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике айлык кыз баланы аягыннан болгап уйнаган ир белән хатынны тоткарлаганнар

35 яшьлек ир-ат белән 27 яшьлек хатын-кыз һәм аларның ике айлык сабые урманда палаткада яши.

news_top

Сабый бала белән вәхшиләрчә кыланган ир белән хатынны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Краснодар өлкәсе буенча баш идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Хокук саклаучылар ир белән хатынны полиция машинасына чакырган. Алар баш тарткан, физик каршылык күрсәткән. Шул сәбәпле ир белән хатынга карата протокол төзегәннәр. Алар ун тәүлеккә тоткарланган. Аларның баласын хастаханәгә озатканнар.

Әлеге гаилә Сочиның Хостинский районында урманда палаткада яши. Баланың анасы сүзләренчә, алар Краснодар өлкәсенә ял итәргә килгән.

Ир-ат сабый баланы интектергән мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Әти кеше баласын аягыннан тотып күтәргән һәм җансыз курчак кебек болгап тора, үзе сызгырына, ниндидер бер көй чыгармакчы була.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, роликта төшкән ир-ат Мәскәү кешесе, хатын-кыз Белгород кешесе. Алар Сочига быел ел башында килгән. Июньдә аларның баласы туган. 

Хәзерге вакытта сабыйга куркыныч янамый. Шулай да аны опека органнарына тапшыру турында мәсьәлә хәл ителә, диелә бу хәбәрдә.

Әти кешегә 35 яшь, әни кешегә 27 яшь, алар биредә яшәүчеләр түгел. Әти кеше үзенең гамәлләрен сабый баланы тәрбияләү дип аңлата. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар