Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике айга колым булырсың»: Казан егете бер кызның интим фотоларын урлаган

19 яшьлек егет таныш булмаган кызның социаль челтәрдәге сәхифәсен ватып кергән.

news_top_970_100
«Ике айга колым булырсың»: Казан егете бер кызның интим фотоларын урлаган
https://pixabay.com

Казанның Мәскәү районы суды 19 яшьлек егеткә карата хөкем карары чыгарган. Бу егет таныш булмаган бер кызның социаль челтәрдәге сәхифәсен ватып кергән. Аннары кызның интим фотоларын урлаган һәм интернетта тараткан. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Әлеге суд процессы ябык режимда узган. Бу зыян күргән кыз турында шәхси белешмәне таратмас өчен шулай эшләнгән.

Эш материалларыннан билгеле булганча, гаепләнүче егет 18 яшьлек кызны социаль челтәрдә таба. Ул кыз белән танышырга тели, ләкин кыз баш тарта. Үпкәләгән егет үч алырга җыена. Ул кызның социаль челтәрдәге битен ватып, интим фотоларын урлый.

Шуннан соң яшь хакер кызны куркыта башлый. Ул кызга ике айга үзенең колы булып яшәргә тәкъдим итә. Әгәр ризалашмаса, кызның интим фотоларын аның танышларына һәм пабликларга тарату белән яный.

Кыз башта ризалаша. Ләкин бераздан ул аңына килә һәм полициягә гариза яза.

19 яшьлек егеткә утыз мең штраф салганнар. Суд аның моңа кадәр хөкем ителмәвен, ирегеннән мәхрүм ителгәне булмавын исәпкә алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100