Ике аяксыз калган Рөстәм: Аяклар турында хыяллануым түгел бу, юк...
Мин сезгә искәртәм генә, ди Рөстәм.
Армиядә имгәнеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев инстаграмга аяклар рәсеме ясаган фотосын куйды.
«Мин бу фотоны аяклар турында хыялланып куймадым, юк! Мин сезнең көндәлек эшләр белән оныта торган әйберләр турында искә төшерүегезне телим. Шуны белегез, күп кешеләр сезне бик бай дип уйлар иде. Булганның кадерен белегез. Ә мин сезгә ешрак бу турыда искә төшереп торырмын», — дип язып калдырган Рөстәм.
- 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләренең дүрт катлы казарманың түшәме җимерелеп төшкәннән соң Рөстәм Нәбиев хәрәбәләр астында кала. Әлеге фаҗигадә ул ике аягын югалта. Чыгышы белән Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылыннан булган Рөстәм Нәбиев бирешми, следж-хоккей спорт уены белән мавыга.