Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике ай эчендә Башкортстан гаиләсендә абыйлы-энеле өч туган фаҗигале үлгән

Тугыз балалы гаиләдә үскән Вячеславның хатыны һәм ике айлык баласы ятим калган.

news_top_970_100
Ике ай эчендә Башкортстан гаиләсендә абыйлы-энеле өч туган фаҗигале үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанда яшәүче өч туган ике ай эчендә бер-бер артлы һәлак булган. Ир-атларның икесе авариядә, берсе суга батып үлгән.

Туганнарның берсе күптән түгел генә Башкортстанның Әлшәй районында сөт ташый торган машина белән бәрелешкән «Лада Калина» машинасында була. Биредә өч кеше — 26 яшьлек ир-ат, ул тәрбиягә алган 13 яшьлек кыз бала һәм машина йөртүченең 22 яшьлек дус кызы үлде. 

  • Башкортстанда сөт ташый торган машина белән авариядә өч кеше үлде, дип язган идек.

Мәрхүм Иван исемле егетнең туганнары сүзләренчә, бу гаиләгә кайгы кабат килгән. Авариядә һәлак булган кешеләрне җирләгән көнне тагын бер коточкыч хәбәр килә. Мәрхүм Иванның туганнан туган абыйсы — 27 яшьлек Вячеслав суда батып үлгән. Әле күптән түгел генә Вячеславның баласы туган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Славага 27 яшь иде, ул күп балалы гаиләдә үсте, аларның тугыз баласы бар иде. Слава иң олысы. Ул һәрвакыт җитди. җаваплы, ни теләгәнен дә тәгаен белә иде. Биредә Поляковкада ул бер кыз белән танышты. Аннары икесе бергә Сургутка күченеп киттеләр. Анда яхшы эш табып, өйләнештеләр, ике ай элек беренче балалары туды», — дип сөйли туганы.

Туганнары сүзләренчә, бар да кисәк кенә килеп чыккан. Узган җомгада эштән соң Вячеслав дуслары белән елга буена су коенырга бара. Ул суга чума, аягын көзән җыера һәм Вячеслав төпкә китә. Танышлары ярдәмгә килсә дә, алар егетне коткара алмый.

«Без бу турыда иң соңгылары булып белдек инде. Җомга көнне Иванны һәм аның кызын җирләдек, шул кайгыдан айный алмый калдык, тагын бер кайгылы хәбәр килде. Гаиләбезгә бер афәт килде бугай, кыска вакыт эчендә ничә үлем бит», — ди туганнары.

Вячеславны туган ягы Поляковкага алып кайтып җирлиләр. Аны озатырга бар авыл җыела. Барысы да яхшы сүз белән генә искә ала.

«Слава! Ничек болай булды соң?! Әле генә энеңне җирләргә кайттың (майда Вячеславның 18 яшьлек энесе коточкыч авариядә үлә), инде хәзер үзең киттең», — ди танышлары.

31 майда Дәүләкән районында «Лада Калина» машинасы юл кырыена төшеп китеп каплана. Аның белән идарә итә торган 18 яшьлек егет урында ук үлә. Егет бер атна элек кенә машина йөртү таныклыгы алган булган.

Аның 26 һәм 33 яшьлек ике пассажиры имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100