Ике авыру бала әнисе Рәсимә Гыйләҗева: «Без көне-төне Аллаһы Тәгалә белән «сөйләшәбез»
Константиновка бистәсендә яшәүче 61 яшьлек Рәсимә Гыйләҗева үзе генә 2 авыру баласын тәрбияли. Аның сүзләренчә, кызларының сәламәтлек белән проблемалары тугач кына башлана, моңа кадәр бернинди җитешсезлекләр күзәтелми. 38 яшьлек Раниягә төгәл диагнозны бүгенге көнгә кадәр куя алмыйлар, ә 33 яшьлек Зәрия эпилепсия белән авырый.

– Балаларыбызның авыру булып туачагын белмәдек тә, чөнки йөкле вакытта минем барлык анализларым, УЗИларым әйбәт иде. Барысы да тугач башланды. Балалар авырый башлагач, табиблар безгә ярдәм итәргә тырышты, ләкин безгә бернинди дәвалану ысуллары да тәкъдим итә алмадылар. Олы кызым Раниягә хәтта диагноз да куя алмадылар, ә Зәриянең исә - эпилепсия.
Балаларым белән бөтен дөньяны гиздек. Мәскәү, Калуга, Ногинск, Казан калмады, бик күп хастаханәләрдә булып чыктык... Без күпме дару артыннан дару алыштырдык, берсеннән дә файда күрмәдек. Бүгенге көндә 3 төрле дару эчәбез, алардан Зәриядә бераз булса да алга китеш күзәтелә. Әлеге 3 төрле даруның икесен без кешеләр аркылы чит илдән кайтартабыз, башка бернинди дәваланулар да үтмибез. Даруларның бәяләрен санап бетереп булмый, әле шуңа өстәп, памперсларга, ортопедик әйберләргә дә акча күп китә, – дип башлады сүзен Рәсимә ханым.

Фото: © Гыйләҗевларның гаилә архивыннан
«Зәрияне үзен генә калдырып йөрергә ярамый»
Рәсимә Гыйләҗева 2 кызын да үзе генә карый. Балаларының әтиләре 3 ел элек авырудан вафат булган. Аның сүзләренчә, кызларга туганнары ягыннан бернинди дә ярдәм юк. «Зарланып әйтүем түгел, туганнар безгә ярдәм дә итә алмыйлар. Болай кунакка, балаларның хәлләрен белергә килгәләп кенә йөриләр», – ди әни кеше.
Рәсимә ханым сүзләренчә, алар кызларга түләнә торган пенсия акчасына яшиләр. Раниянең пенсиясе 18 мең сум, ә Зәриянеке 23 мең. Шулай ук, бу гаиләгә «Ярулла» мәчетенең мулласы финанс яктан ярдәм итә.
– Мин иртән сәгать 4-5тә торам, эшлисе эшләремне Зәрия уянганчы бетереп куям. Аннары инде мин көне буе аның янында, ашатам-эчертәм, урамга алып чыгып саф һавада йөртәм, мунчага алып керәм, массаж ясыйм. Зәриябез махсус диетада, аңа майлы, тозлы әйберләр ашарга ярамый. Аның гадәти рационы боткалар, балалар туклана торган ризыклардан тора. Зәрияне үзен генә калдырып та йөрергә ярамый, чөнки аның теләсә кайсы вакытта «приступ»лары башланырга мөмкин.
Без һәрвакыт өй тирәсендә генә, беркая барганыбыз, йөргәнебез юк, ашамлыкларга заказны да маркетплейстан гына бирәбез. Әле кечкенә генә бакчабыз бар, шунда да эшләп өлгерергә кирәк. Кич белән тугызынчы яртыларда Зәрияне йокларга яткырам, аннары инде көне буена җыелган савытларны юам, өйләрне җыештырам. Һәр көнебез шулай үтә, – ди кызларның әнисе.

Фото: © Гыйләҗевларның гаилә архивыннан
Язып үткәнемчә, 38 яшьлек Раниягә әле дә төгәл диагноз куючы юк. Әнисе сүзләренчә, аның координациясе бозылган, ул диварларга тотынып, яисә «ходунки» белән генә йөри. Шуңа да карамастан, Рания мәктәптә 11 сыйныфны тәмамлаган. Кызның үзе белән дә аралаштым.
– Мин интернетта, социаль челтәрләрдә утырырга яратам. Минем бик тә эш табасым килә, хәзер мин инфографикада рәсемнәр ясарга өйрәнәм. Үзем теләгән әйберләрне алырлык, әниемә ярдәм итә алырлык акча эшлисем килә.
Безнең, әнием бүлмәсеннән кала, бөтен бүлмәләрдә дә ремонт ясалган. Әтием белән «ясыйбыз, ясыйбыз» дип йөрделәр дә, өлгермәделәр. Диварларында буяулар кырылып беткән, идәндәге линолеум ертылып беткән, шкафы ишелеп килә. Әнием бүлмәгә кергән саен моңсулана. Әниемнең бүлмәсенә ремонт ясату – безнең кечкенә генә бер хыялыбыз. Шуны башкара алсак, әниемнең дә кәефе күтәрелер иде бераз булса да, – диде Рания Гыйләҗева.

Фото: © Рания Гыйләҗеваның шәхси архивыннан
«Без хәзер бар көчебез белән Аллаһка ябыштык»
«Рухи яктан сынмаска сезгә нәрсә ярдәм итә?» – дигән сорауга Рәсимә ханым түбәндәгечә җавап бирде.
– Без хәзер бар көчебез белән Аллаһка ябыштык, чын дөресе шул. Көне-төне Аллаһы Тәгалә белән «сөйләшәбез», аңардан сорыйбыз. Рухи яктан нык булырга, бирешмәскә, депрессиягә батмаска безгә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләне без сизәбез, гүя ул безнең өебездә бар. Сөйләп, аңлатып та бетереп булмый.
Гыйләҗевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен номерларын калдырабыз.
89677705896 – Т-Банк (Рания Гыйләҗева)