Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике авыл арасында капланганнар». Күп балалы хатынны улы үлгән өчен хөкем итәләр

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә күп балалы хатын суд каршына басачак. Ул машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырып, авария ясый. Фаҗигадә 5 яшьлек улы үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Быел апрельдә «Mitsubishi Lancer» машинасы ике авыл арасында юл кырыена төшеп каплана. Тикшерү версиясе буенча, рульдә 37 яшьлек хатын-кыз, салонда аның 3 баласы һәм 2 ир-ат дусты була. Бер малай үлә, калганнар имгәнгән.

Танышлары сүзләренчә, Оксана исемле бу хатынның 2 үсмер кызы һәм улы бар. Ул кибеттә сатучы булып эшли. Күршеләре аны, тыныч һәм эчми торган, ди. Ләкин, тикшерү версиясе буенча, фаҗига булган көнне хатын хәмер эчкән.

Рульгә утырып чыгар алдыннан берничә сәгать кала аның янына 2 танышы – күрше районда яшәүче 44 һәм 56 яшьлек ике ир-ат килә. Хуҗабикә табын кора, алар хәмер эчә. Аннары Оксананың анасы яши торга күрше авылга барырга тәкъдим итәләр. Хатын озак уйлап тормый, ризалаша, балаларын да үзе белән ала. Аннары ул тикшерүчеләргә аңлатканча, калдырырга урын булмаганга балаларны үзе белән алган.

Башта машина белән хуҗасы идарә итә. Аннары трассада аның хәле китә, рульгә Оксананы утырталар. Аның машина йөртү таныклыгы булмый, тик барыбер ризалаша. Юлда ул идарәсен югалта, машина юл кырыена төшеп китә.

Хәзер җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ростов өлкәсе прокуратурасы белешмәсе буенча, гаепләү карары расланган, эш судка тапшырылган. Хатынны гаепле дип тапсалар, 5тән 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100