Мәскәү өлкәсендә 3 нче сыйныф укучысы 2 атна дәвамында туктаусыз йөткергәннән соң үлгән. Кызның температурасы да булмаган, ләкин йөткерүе берничек тә узмаган. Нәтиҗәдә, укучы кыз чираттагы өянәк вакытында тончыгып үлгән. «SHOT» ачыклаганча, март башыннан ата-аналар массакүләм рәвештә балаларын табибларга шундый билгеләр белән китерә икән: бик көчле йөткерү (бигрәк тә төнлә), тамак кызару һәм хәлсезлек.
«SHOT» мәгълүматлары буенча, 10 яшьлек Рита (исеме үзгәртелгән) тамагы авырту һәм йөткерүгә 3 мартта ук зарлана башлаган, әнисе кызны мәктәпкә җибәрмәгән һәм 1 атнага өйдә калдырган. Шул ук вакытта аның тагын 3 баласы авырый, барысы да мәктәптә вирус эләктергән.
Ләкин Рита терелә алмаган, тамагы кызыл торган, йөткерүе кимемәгән, шул ук вакытта кызның температурасы югары булмаган. Табиб укучы кызның үпкәләрен тикшермәгән, Тонзилгон эчәргә кушкан һәм ОРВИ диагнозын куйган, аны тагын 1 атнага «больничный»да калдырган.
Ялларга Ританы әнисе дәү әнисенә дәваланырга җибәрә. Ләкин кызның хәле начарлана гына бара: кыз йөткерүдән туктый алмый. Узган көнне Ританың тыны кысыла башлый, аның янына әнисе килә һәм «ашыгыч ярдәм» чакырта. Ләкин кыз табиблар килгәнче үк үлә. Якынча мәгълүматлар буенча, ул какырыгына тончыгып үлгән.
SHOT ачыклаганча, балаларда бик озак узмый торган йөткерү март башыннан күзәтелә башлаган. Пациентларның яше төрле – 2дән 12-13 яшькә кадәр. Табиблар пациентларга йөткерүдән төрле дарулар яза, кайберләре ромашка гына эчәргә куша. Ләкин боларның барысы да еш кына аларга да, башкаларга да бик озак ярдәм итми.