Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике артист, икесе дә Эльмираның һәлак булуларына бер ел...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры былтыр 3 февральдә юл һәлакәтендә берьюлы ике хезмәттәшен югалтты.

news_top_970_100
Ике артист, икесе дә Эльмираның һәлак булуларына бер ел...

Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән Эльмира исемле ике актриса истәлегенә спектакль күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә районы сайты. Бикбау клубында бер ел элек икесе берьюлы һәлак булган артисткаларны - Эльмира Гәрәеваны һәм Эльмира Әхмәтханованы искә алачаклар, дип яза "Татар-информ".

"Дүрт бала - сөекле әниләрен, әниләре - газиз балаларын, ә тамашачы яраткан артистларын югалтты. Кызларыбыздан башка бер ел вакыт үтте. Ә югалту ачысы әле дә йөрәкләрне әрнетә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, кызлар! Сезне сагынучыларга сабырлык бирсен, Аллаһы Тәгалә. 1 февраль көнне, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Эльмира Гәрәеваны һәм хезмәттәше Эльмира Әхмәтханованы искә алып, Минзәлә театры А.Коровкинның "Түтиләр" спектаклен Бикбау клубында хәйрия чарасы итеп сәхнәгә куя. (Нәкъ шул әсәр белән чыгыш ясап йөри иде Эльмирабыз ул көннәрдә)", дип хәбәр итә район сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100