news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Корсагы ике айда үскән»: Татарстан табиблары 32 яшьлек хатын-кыздан гигант шеш алган

news_top

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе акушер-гинекологлары яшь хатын-кызның күкәйлекләреннән гигант кисталарны алган. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Лаеш районында яшәүче 32 яшьлек хатын-кызның 2 ай эчендә корсагы үскән. Ул тикшеренә башлаган. УЗИда табиблар зур размерлы шешләр таба. Операция турында карар кабул ителгән.

Республика клиник хастаханәсенең гинекология бүлеге мөдире Михаил Кацюба һәм акушер-гинеколог Роза Тураева 30х20 см һәм 15х10 см зурлыктагы ике кистаны алган.

«Пациент инде палатада. Үзен яхшы хис итә», – дип хәбәр ителә.

Фото: © РКБ матбугат хезмәте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар