Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ике ай интегеп үлде». Пациент эчендә салфетка онытып калдырган табиб гаебен кире кага

news_top_970_100
«Ике ай интегеп үлде». Пациент эчендә салфетка онытып калдырган табиб гаебен кире кага
"Татар-информ" архивы

Новосибирск шәһәрендә тәҗрибәле травматолог-ортопедны хөкем итәләр. Ул 15 ел табиб булып эшли. 38 яшьлек Данил Г. хастаханәдә дә, сырхауханәдә дә кабул итә. Моннан тыш ул – кыргый һәм йорт хайваннары тешләү буенча белгеч, күп балалы әти, аның 4 баласының кечесенә 1,5 яшь кенә. Һәм менә җинаять эше килеп чыккан. Аны «үзенең һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Пациент үлеме белән табиб гамәлләре арасында сәбәп-нәтиҗә бәйлелеге ачыкланды. Тикшерү версиясе буенча, табиб операциядән соңгы ярада марля салфетка онытып калдырган. 2 ай дәвамында пациент чит предмет барлыкка китергән авыртудан интегә һәм вафат була», – ди аңлаткан Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең өлкән ярдәмчесе Елена Коновалова.

Әлеге вакыйга 2021 елның 31 августында башлана. Бу көнне травматология бүлегенә 68 яшьлек хатынны китерәләр. Аның бот сөяге сынган. Башта аны коронавирус белән хастаханәгә салалар, ул шунда егыла һәм травма ала. Операция ясарга туры килә. Титан пластина куйгач, аның хәле начарлана. Табиблар пенсионер хатынның аягыннан металл конструкцияне алырга була. 17 сентябрьдә икенче операцияне югары категорияле табиб Данил Г. ясый. Тикшерү версиясе буенча, ул эшен хилафлыклар белән башкара.

«Үзенең һөнәри вазифасына тиешенчә карамый, операциядән соңгы яраны теккәндә, операция вакытында куллана торган медицина салфеткаларын дөрес санауны тикшерми. Операциядән соңгы яраның ревизиясен тиешенчә ясамый, нәтиҗәдә, пациентның уң ботындагы яраны теккәннән һәм операция тәмамланганнан соң, медицина салфеткасы калдыра», – ди Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Гөлфия Закирова.

Авыру хатын 2 ай интегә һәм 2021 елның 15 ноябрендә аны кабат хастаханәгә китерәләр, ләкин инде ярдәм итә алмыйлар. Экспертлар нәтиҗәсе буенча, үлем сәбәбе – чит предмет. Онытып калдырылган салфетка ялкынсыну процессы китереп чыгарган, һәм хатын-кыз вафат булган.

Табиб үзе гаебен танымый. Ул күрсәтмәләр бирергә, фаҗигале операция барышы турында сөйләргә җыена, ләкин аңа кадәр барлык дәлилләрне дә тикшерәчәген әйтә.

Травматологны иң күбе 3 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Ул азаккача үзенең гаепсез булуын исбатларга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100