news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Икътисади үсеш министрына унике урынбасар ник кирәк?

Икътисади үсеш министрына унике урынбасар ник кирәк?

news_top
Икътисади үсеш министрына унике урынбасар ник кирәк?
Россия Икътисади үсеш министрлыгында унике урынбасар эшли икән. Аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен министр Максим Орешкин аңлаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

"Икътисади үсеш министрлыгы дәүләт үсешенең барлык өлкәләрен диярлек колачлый. Монда икътисад, төбәкләр һәм социаль үсеш, халыкара багланышлар керә. Икътисади үсеш министрының урынбасарлары күп - унике булуы шуның белән аңлатыла", - дип әйткән Орешкин журналистлар белән очрашуда.

  • Моңа кадәр Белоруссиядә Россия илчесе булып эшләгән Михаил Бабичның икътисади үсеш министры урынбасары итеп билгеләнүе турында билгеле булды. Бабич Орешкинның уникенче урынбасары итеп билгеләнде.
"Икътисади үсеш министрлыгының көндәлек эшләре бик киң, алар дәүләтнең стратегик үсеше - төбәкләр сәясәте, халыкара, икътисади сәясәт белән бәйле. Һәр юнәлеш өчен үз белгече җавап бирә", - дигән Орешкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар