Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икътисад министрлыгы "Стратегия - 2030"га килгән тәкъдимнәр турында: Кама Аланындагы космодром, Казандагы диңгез һәм башкалар

2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясенә халыктан кергән тәкъдимнәр арасында тормышчаннары да, гадәти булмаган фантастик хыяллар да очрый. Татарстанлылар крематорий, космодром төзергә кирәклеген әйтә. Баренц диңгезеннән торбаүткәргеч җибәреп, Казан астында диңгез ясарга яки Татарстан кинемотографиясен Голливуд дәрәҗәсендә үстерергә теләүчеләр дә бар.

news_top_970_100
Икътисад министрлыгы "Стратегия - 2030"га килгән тәкъдимнәр турында: Кама Аланындагы космодром, Казандагы диңгез һәм башкалар

Бу тәкъдимнәрнең кайсылары гамәлгә ашарга мөмкин? Аларны 2030 Стратегиясе кысаларында тикшерү ни өчен кирәк? Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Дәүләт мәгълүмат ресурслары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эш итү бүлегенең матбугат сәркатибе Айгөл Әмирова “Татар-информ”га биргән интервьюсында сөйләде.

“Тәкъдимнәрдә барлык Татарстан халкының мәнфәгатьләре кайгыртылырга тиеш”

– 2030 Стратегиясе нәрсәдән гыйбарәт? Аның асылын аңлатып китсәгез иде.

– 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен раслау турында закон 2015 елда кабул ителде. Проектның асылында кеше капиталын үстерү һәм моның өчен шартлар тудыру ята. Бүгенге көндә һәр татарстанлы – авыл кешесеме ул, шәһәр кешесеме – Стратегиягә үзгәрешләр кертә ала. Шул рәвешле без халык инициативаларын җыябыз, туплыйбыз. Әлеге эш i.tatarstan2030.ru сайтында башкарыла. Татарстан Республикасының үсешен тәэмин итүче тәкъдимнәр белән шул сайтта танышырга һәм ошаганнары өчен тавыш бирергә дә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган инициативалар исемлектә югарырак күтәреләчәк.

Өч ел элек кабул ителгән Стратегия буенча бүгенге көндә күп кенә эшләр эшләнде. Казанда, республиканың барлык районнарында да парклар, скверлар ясалды. Халыкка матур итеп ял итәр өчен уңай шартлар тудырылды. Мәсәслән, Казанның Минская урамында сквер төзелә. Анда халык шау-гөр килә инде, велосипедларда балалар йөри, күп кенә әби-бабайлар кичләрен, ял көннәрен шунда уздыра.

– Бу шушы 2030 Стратегиясе сайтына килгән тәкъдимнәрнең берсеме?

– Бу Стратегиягә килгән тәкъдим түгел, ә шуның нигезендә эшләнгән эш. Өч ел дәвамында эш алдан каралган план буенча башкарылды, хәзер инде бу Стратегиягә үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, татарстанлыларның теләкләрен исәпкә алып эшләнеләчәк.

Алар октябрь ахырына кадәр кайсы юнәлештә нинди үзгәреш кертергә кирәклеген безгә җиткерә ала. Өч меңнән артык инициатива бу сайтка кертелгән инде. Әлбәттә, бу бөтен булган инициативалар түгел. Модераторлар кайберләрен төшереп калдыра. Мәсәлән, кабатланса яки район күләмендә эшләнелә торган булса, яки барлык Татарстан халкының мәнфәгатьләрен кайгыртмаса.

– Кеше тәкъдим иткән инициатива күп тавыш җыйса, ул һичшиксез тормышка ашырылачакмы? Яки икътисади һәм башка яклардан тикшереләчәкме?

– Бүгенге көндә иң күп тавыш җыйганы – Буаны икътисади яктан үстерү инициативасы. Бер районның паркында балалар өчен спорт мәйданчыгы булдыру шундый ук күләмдә тавыш җыйган. Кайсы инициатива Татарстанның алга китешен тәэмин итәчәк - без шуңа игътибар итәбез. Әлбәттә, балалар мәйданчыгы төзү – ул район күләмендә эшләнелә торган эш, шулай бит. Аны республика, район бюджеты кысаларында да башкарып чыгу мөмкин. Шуңа күрә стратегиягә глобальрәк тәкъдимнәр кертеләчәк.

– Ә Буаныкын аңлатып китә аласызмы? Ул инициативаның асылы нәрсәдән гыйбарәт: шәһәрдә яңа заводлар салумы?

– Татарстанның күп кенә районнарында сәнәгать парклары эшли. Күптән түгел генә Лаеш һәм Питрәчтә булдым. Мондагы парклар үсеш чорын кичерә. Аңлашыла, бүгенге резидентлар, бизнесменнар аның белән генә чикләнергә теләми. Шуңа күрә киләчәктә күп проектлар башкарасы була. Ә Буа үзенең сәнәгать өлкәсендәге үсешен дәвам итәргә тели. Алар үзләрен сәнәгать үзәге буларак күз алдында тотып, дәүләт ярдәменә ниндидер планнарын тормышка ашырырга ниятлиләрдер.

– Алар үсешне ниндирәк юнәлештә күрергә тели: җитештерү ниндирәк, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүме ул? Әллә химияме? Район кешесенә кызыкмы һәм ничә эш урыны булдырылачак?

– Беренчедән, бу агросәнәгать өлкәсендә алга китеш. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, аны эшкәртү һәм инде башка өлкәләргә дә тәкъдим итү.

“2030 елга кадәр Татарстанда космодром төзелергә мөмкин”

– Айгөл, ә өч ел дәвамында бу стратегия буенча нәрсәләр эшләнелде?

– Саннарга килгәндә, өч ел дәвамында 38 республика программасы гамәлгә ашырыла. Социаль ипотека программасы кысаларында 23 600 фатир, 2 850 күпфатирлы йорт салынды, 450 дән артык белем бирү учреждениеләре, 80 хастаханә, бер меңнән артык авыл хуҗалыгы объектлары төзелде. 13 мәктәп, 86 балалар бакчасы, 204 сәламәтлек саклау объекты, 400 чакрымнан артык юл төзекләндерелде. 10 күпер салынды һәм реконструкцияләнде. 76 торак пункты асфальт-бетон юллары белән тоташтырылды. Миңа калса, шактый зур эшләр эшләнелде. Әлбәттә, бу паркларны, скверларны да исәпкә алып. Мин әйтеп узган саннар ел ахырына тагын да артачак. Татарстан үсеше стратегиясе кысаларында тормышка ашырылган күп кенә проектларыбыз Россия күләмендә алдынгы урыннарны яулый, республикабыз – үсеше буенча шактый алга киткән төбәк.

– Башка районнардан тагын нинди кызыклы инициативалар керә?

– Кызыклы инициативалар бик күп. Мәсәлән, татарстанлылар крематорий төзергә кирәклеген әйтте. Әлбәттә, бу хакта төрле фикерләр йөри: кемгәдер кирәк, кемгәдер кирәкми. Кеше инициативасын стратегия сайтына керткән икән, димәк, без моны карарга мәҗбүрбез. Татарстанда космодром төзергә, Баренц диңгезеннән торбаүткәргеч җибәреп, Казан астында диңгез ясарга ниятләүчеләр дә бар. Кайбер проектлар мәктәп, балалар бакчасы, мәйданчыгы төзү белән чикләнә. Ә кайберләре бик күләмле. Татарстанлыларның төрле өлкәләрдә алга китешенә барлык шартлар да тудырылган. Шуңа күрә хәзер алар тагын да югарырак баскычларга менәргә тели дип әйтергә була. Космодром булдыру – шактый зур көч таләп итә торган проект. Голливуд белән беррәттән бездә кинемотографияне үстерү инициативсы да бар. Кеше гадәти, көн саен уйланыла торган мәсьәләләрдән читкә китеп, киләчәккә яңа күзлектән карый, дип әйтсәк тә була.

– Болар ни дәрәҗәдә гамәлгә ашарга мөмкин? Мәсәлән, Казан янында диңгез булдыру мөмкинме? Бу бит инде фантастика һәм бик күп чыгымнар сорый торган тәкъдим. Моны стратегия кысаларында карау ни өчен кирәк?

– Әгәр кешенең шундый теләге булса, әлбәттә, аны инициатива итеп кертергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Әгәр бу инициативага Татарстан халкы күп итеп тавыш бирә икән, “әйе, бу безгә дөрестән дә кирәк, әйдәгез, моның өчен тавыш бирик әле” дип әйтә икән, нишәләп булдырмаска?

– Казанда диңгез булдыру мөмкин дип саныйсызмы?

– Стратегия 2030нчы елга кадәр каралган. Өч ел дәвамында байтак кына эш эшләнде. Үткәннәргә күз салсак, бәлки күп кенә проектларыбыз тормышка ашмаслык булып күренгәндер. Шуңа күрә, 2030 елга кадәр, бәлки, без түгел, ә безнең балаларыбыз ул әйберләрне гамәлгә кертерләр.

– Фантастик хыяллар, гадәти булмаган тәкъдим тормышка ашырылырга мөмкин дип әйтергә телисезме?

– Киләчәктә Татарстанның үсешен тәэмин итүче проект булса, мөмкин. Мәсәлән, “Кама Аланы” индустриаль паркында космодром төзү икътисади яктан акланган булса, ул, әлбәттә, төзеләчәк.

– Ә диңгезне Казан астында ясарга телиләрме?

– Аның шунысы кызык: Татарстан сулыкларга бай төбәк. Елгаларыбыз, күлләребез бихисап. Белмим, бу инициативаны кертергә кирәкме икән, юк микән. Анысы минем өчен зур сорау булып кала. Күп кенә татарстанлылар Кама елгасын да диңгез дип йөртәләр. Фантастик тәкъдимнәр төшерелеп калырга да мөмкин.

“Татарстан алга киткән төбәк булса да, халыкны бүген дә гадәти проблемалар борчый”

– Нинди тормышчан тәкъдимнәр булды? Буадан кала башка районнардан нинди инициативалар керде?

– Күп кенә районнар экология буенча тәкъдимнәр кертә. Бүгенге көндә чүпләрне аерым җыеп, аннан эшкәртүгә тапшыру буенча проектларыбыз бар. Экология белән мәгариф беренче урында тора, дип әйтсәк тә була. Мәгариф өлкәсендә эшләү – стратегиянең төп максатларыннан берсе. Балалар өчен технопарклар булдырылды. Балагызның белемнәрен үстерергә, аннан галим ясарга телисез икән, әлбәттә, моның өчен барлык шартлар тудырылган. Аннан соң безнең өченче буын институты да эшләп килә. Бизнесменнарга Петербург урамындагы Эшмәкәрләр йортында махсус программалар буенча белем алу мөмкинлеге бар.

– “Минем авылымда юл юк, әйдә, юл булсын әле”, дигән тәкъдимнәр бармы?

– Әлбәттә, бар. Андый тәкъдимнәр стратегиягә кертелә. Күп кенә районнар стратегиягә кертелгән инициативаларның бүген нәтиҗәләрен күрә инде. Бу проектны башлап җибәргәндә, инициативаларны кабул иткәндә, зур, глобаль әйберләр булыр, дип уйлаган идек. Ләкин шуны әйтергә кирәк: Татарстан алга киткән төбәк булса да, халыкны әле бүген дә гадәти проблемалар борчый. Инициативалар сайты шул борчыган мәсьәләләрне туплаган мәйданчык та булып тора. Тик кайсыдыр бер авылда юл булмау һәрбер татарстанлыны борчыган проблема түгел. Дөресен әйткәндә, татарстанлыларның күбесе ул авылга үз гомерендә бер тапкыр да барып карамаячак. Ләкин авыл халкы өчен бу бик зур проблема. Шуңа күрә без бу борчулы хәбәрне шул авыл, шул район хакимиятенә җибәрәбез. Стратегия программасын тормышка ашыруны Икътисад министрлыгы гына түгел, барлык министрлыклар, ведомстволар һәм районнар башкара.

“Уңышлы эшмәкәргә сәнәгать паркына килеп, мөмкинлекләрен тагын да киңәйтергә кирәк”

– Билгеле, һәр кешегә юл, мәктәп, хастаханә һәм башка социаль объектлар кирәк. Әмма алар табыш китермәячәк, яңа эш урыннары да булдымаячак.

– Нишләп алай дип уйлыйсыз? Авылга юл салу мисалында карыйк. Хәзер авылларда бутый киеп, күрше авылга ипи алырга бара торган чор түгел. Авылларда, районнарда сәнәгать парклары эшләп килә. Бу – шул җирлектә бизнес ачу һәм аны үстерү өчен барлык шартлар тудырылган дигән сүз. Бизнесмен яңа эш урыннары булдыра, авыл халкын эш белән тәэмин итә. Авылның юлы булганда, эшмәкәр үзе үстергән азык-төлеген, кош-кортын күрше районнарга, Казанга, башка төбәкләргә җибәрә ала. Кибет тә ачарга мөмкин. 2030 Стратегиясе гамәлгә кертелгән арада инде меңләгән авыл кешесе үзенең эшен булдырды.

– Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы өчен кайсы юнәлеш өстенрәк – сәнәгать парклары төзүме, әллә социаль инфраструктура булдырумы? Икесе дә бер дәрәҗәдәме? Ике төрле проект икеләтә чыгым, вакыт сорый. Кайсысына өстенлек биреләчәк?

– Һәр кешенең мөмкинлекләре төрле. Кемгәдер, көненә бер мең сум табыш эшли икән, шул җитә. Аның амбициоз планнары юк. Ә кемнеңдер бизнеста югары дәрәҗәләргә күтәреләсе килә. Бизнеста алга киткән эшмәкәргә шартлар тудырырга кирәк, ул инде кечкенә бина кысаларына сыймый. Аңа сәнәгать паркына барып, үзенең мөмкинлекләрен арттырыру мөһим. Әлбәттә, республика дәрәҗәсенә чыгып, кеше сәнәгать паркларында эшен дәвам итә икән, ул зур уңышка ирешәчәк. Анда барлык шартлар тудырылган. ТР Икътисад министрлыгы өчен бу бик зур ачыш һәм үсеш булачак. Ул эшмәкәр яңа планнар корачак, булган мөмкинлекләрен үстерәчәк һәм көн саен үзенә яңа бурычлар куеп, югарыга омтылачак. Яңа эш урыннары булдырачак. Аның бизнесын тагын да үстереп җибәрүгә, әлбәттә, без дә көч куячакбыз, аңа ярдәм итәчәкбез.

“Эшмәкәрләр сәнәгать өлкәсенә дә килсә, Татарстан икътисадын үстерүгә бу зур этәргеч булыр иде”

– Татарстанга нинди төр җитештерү юнәлеше җитми? Бу өлкәдә нинди проектлар көтәсез?

– Бүген Татарстанда нефть-газ химиясе тармагы, машина төзү секторы яхшы эшләп килә. Энергетика, авыл хуҗалыгы өлкәләре шактый югары дәрәҗәдә. Кече һәм урта бизнес әлеге тармакларга, өлкәләргә килә икән, бу аларның үсешенә тагын бер этәргеч булып торачак. Эшмәкәрләребез төрле өлкәләрдә шактый актив һәм уңышлы эшләп килә. Татарстанда күп кенә бизнесменнар сату, сатып алу белән шөгыльләнә. Сәнәгать өлкәсенә дә эшмәкәрләр килсә, Татарстан икътисадын үстерүгә бу зур этәргеч булыр иде.

– Үз продукциясен җитештерергә теләгән кеше тәкъдимен страдегиягә кертә һәм киләчәктә дәүләт ярдәменә өметләнә аламы?

– Тукай районында шундый җитештерү объекты ачылды инде. Аны бер кеше ачты, ләкин ул үзенең командасына 15 авыл кешесен алып, аларны эш урыннары белән тәэмин итте. Бу нәтиҗәле эш. Әгәр кеше үз проектының халыкка да кирәкле булуын раслый икән, без аны стратегиягә кертергә мөмкин. Яки ул кешегә ниндидер ярдәм күрсәтәчәкбез. Хәзер Икътисад министрлыгы каршында Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәге эшләп килә. Кызыксындырган сорауларыгызга бирегә – Мәскәү урамы, 55нче йорт адресы буенча консультациягә килеп яки 524- 90-90 телефонына шалтратып, җавап аларга мөмкин.

Халык инициативаларын октябрь ахырына кадәр кабул итәбез дә, аннары нәтиҗә ясаячакбыз. Ел ахырында иң яхшы инициатива стратегиягә кертеләчәк. Барлыгы ничә инициатива тормышка ашырылачагы әлегә билгесез.

Үз инициативаңны i.tatarstan2030.ru сайтында калдырырга мөмкин яки телефон аша “tatarstan2030” мобиль кушымтасы ярдәмендә тәкъдим итәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100