7 июньдә Сургутта үткән III Халыкара Иртыш буе Сабан туенда 50 меңнән артык кеше катнашкан. Чара кунаклары арасында Югра, Татарстан, Башкортстан, Омск, Төмән һәм Курган өлкәләре вәкилләре, шулай ук Кытайдан артистлар бар иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Бәйрәмдә Югра губернаторы Руслан Кухарук һәм Сургут мэры Максим Слепов катнашты, алар һөнәрчеләр эшчәнлеге белән таныштылар, чәкчәктән авыз иттеләр, Сабантуй ярышларында катнаштылар. Губернатор Руслан Кухарук чүлмәк ватуы белән истә калды.
Сабантуйның төп бизәге – 1 тонна авырлыктагы чәкчәк булды. Ул Сөембикә манарасы формасында өелгән иде. Теләгән һәр кеше әлеге сыйдан бушлай авыз итә алды.
Сабантуйның абсолют батыры булып Сыртаев Айнур калды, дип яза Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле Розалия Сабитова.