III «Татар сүзе» бәйгесе: дилбегәне филармониядән алып, ТНВга тоттырдылар: ничек булды?
Татар телен үстерү, саклау мәсьәләләренә кагылышлы төрле чаралар еш уздырыла. «Татар сүзе» бәйгесе алар арасында инде менә өченче ел үз урынын алып тора. Быел әлеге бәйгене «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештырды. Бәйгенең гала-концертына «Интертат» хәбәрчесе дә барды.
«Татар сүзе»: филармония түгел, ТНВ
28 март көнне «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Бәйге быел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды.
Узган 2 елда бу бәйге Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагында иде. Филармония бәйгене уздырганда, 2 тапкырында да, гадел узмавы турында дәгъвалар булды. Шул сәбәпле ахры, «Татар сүзе»н филармониядән алып, ТНВга бирделәр.
- «TATAR СҮЗЕ 2022» бәйгесе турында: «Узган елгы хаталарын кабатламаслар дигән идек...»
- «TATAR СҮЗЕ» үтте, юшкын калды: «Ичмасам, балаларны алдамаган булсалар да ярар иде»
Быел бәйгегә 3200 гариза килгән. Ул телевизион форматта узды. Җиңүчеләрнең чыгышларын «Шаян ТВ» телеканалыннан карап булачак, диде канал директоры Рамилә Сәхәбетдинова. 200 сәгатьлек эфир вакытын тутыра алырлык видеоконтент тупланган икән.
Рамилә ханым бик матур ак костюмнан иде. Ак төсне сафлык, самимилек билгесе итеп алсак, бик урынлы иде. Хәер, Рамилә апа гел актан йөри бугай ул, ялгышмасам.
Татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Готыф улының татарча сөйләшүенә минем кебек мөкиббән китүчеләр бардыр. Тәмләп сөйли!
«Безнең телгә кагылышлы проектларыбыз бихисап. Ә туган телебезнең бөтен матурлыгын үз эченә җыйган «Татар сүзе» проекты – иң дәрәҗәле, иң отышлы проектыбыз. Менә нинди бит ул безнең газиз туган телебез, газиз «Татар сүзе»! Никадәр безнең татар теленең, татар сүзенең бөтен нечкәлеген, нәфислеген, аның әдәбилеген халкыбызга яшәү рәвеше кебек җиткерә алучы талантларыбыз! Мондый телне, халыкны югалтырга ярамый! Моның кадәр көч белән без, һичшиксез, телебезне үстерә дә, саклый да алабыз! Яшәсен туган телебез! Яшәсен «Татар сүзе»! – диде Марат Әхмәтов.
Бәйрәмнең махсус кунаклары – татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, Илгиз Мөхетдинов һәм «Казан» бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән гөрләтте.
Күрмәгәннәргә һәм ишетмәгәннәргә
Беренчедән, мин бу чараны гала-концерт дип атамас идем. Гала-концерт дигәч, никтер, күз алдыма масштаблырак бер чара килә. Сүз дә юк, оештыручылар әзерләнгән: җанлы уен кораллары да, инсценировка да, фотога төшәр өчен менә дигән фотозона да бар. Әмма Марат Әхмәтов җитәкләгән абруйлы абзыйлар төркеменә нәрсәдер күрсәтергә кирәк булганга күрә генә оештырылган «показ мод» кебек булды ул.
Матур киенгән Зөлфия Вәлиева белән Илнур Закиров чара башланганчы ук әзерлектә тора иде. Шуннан чыгып ук, аларның ниндидер кызыклы тамаша күрсәтәчеге аңлашыла иде. Барысы да Марат Әхмәтовны көттеләр. Әмма аяныч (бу хакта чарада катнашучыларның берсенең туганы белән сөйләшеп тордык): ул тамаша – тамашачылар өчен түгел, зур абзыйлар өчен генә әзерләнгән икән. Зур кешеләр килә дип, коридорны бушату кирәк икәнен әкрен генә тамашачыларга әйткәләделәр. Аларның күбесе залга кереп китү сәбәпле, ни баянчы Рөстәм Рәхмәтуллинның өздереп татар көен уйнавын, ни Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева белән Илнур Закировның мини-спектакль форматында шигырь укуларын күрә алмады. Язып булса да үтим: Зөлфия ханым белән Илнур әфәнде Роберт Миңнуллинның «Туган телемә» дип аталган шигырен перфоманс итеп күрсәтте. Зөлфия ханым шушы шигырьгә үзе каллиграфия язган, әлеге язмасын ул Марат Готовичка бүләк итте.
Марат Готович үткәндә: «Кеше күп, гөж киләләр», – диде оештыручылар. Соң гала-концерт үткәргәч, кеше аз булмас инде. Калганнар, Марат ага һәм башка аксакаллар килә дип, тын гына бер почмакка поса алмыйбыз ич. Бигайбә. Кеше булмавын теләсәгез, аларны аерым чакырырга иде.
Ярар, күрми калганнарга «Мирас» ансамбле чыгышының бер өлешен дә, инсценировканы да монда элеп куям. Карагыз!
«Браво» һәм «О-о-о-о!»
Мөгаен, концертта иң истә калган мизгелләрнең берсе – ул 2015-2019 елларда «Татмедиа» агентлыгында җитәкче булган, хәзер Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринатовичның «браво» һәм «о-о-о!» дип кычкырып утыруы булгандыр. Без, бер төркем журналистлар, ул тавышка кунаклар утырган рәткә борылып карадык. Айрат әфәнде, хисләрен кулда тота алмаганлыктан, кычкырмый чарасы калмаганлыктан шулай эшләгәндер, дип ышанасым килә. Аңа кушылып, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгатович та җан атты.
Чыгышларның барысы да диярлек Айрат әфәнде һәм Камил әфәнденең мактауларына лаеклы булды. Мактарлык та. Иң-иңнәрен җыйганнар, дип уйлыйм. Профессионалларны да, гаиләле чыгышларны да аерым номинация итеп билгеләгәннәр. Яшь категорияләре дә бар, молодцы. Алайса бер елны «Татар кызы» бәйгесендә 17 яшьлек туташ белән 28 яшьлек инде буй җиткән туташны чагыштырганнар иде. Мин балалар арасында да, әзерлек һәм тәҗрибә ягыннан бәя биреп, тагын бер номинация булдырыр идем. Әйтик, Ләйлә Таишева (җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы) белән Аслан Миргаязовларның («Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның улы) әзерлеге авылда үскән баланыкына караганда яхшырак булуы билгеле. Авыл баласының тәҗрибә тупларга мөмкинлеге азрак бит инде, килешерсез. Авыл клубында, мәдәният йортында үз авылдашлары алдында чыгыш ясаган бала белән кечкенәдән үк республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә катнашып, төрледән-төрле түгәрәкләргә йөргән баланы чагыштыру дөрес түгел, минемчә. Без – авыл балалары – төшеп калганнардан түгел, алай уйлый күрмәгез. Тик оештыручыларга мин менә шушындый үзгәреш кертергә тәкъдим итәм. Иманым камил, урыннар яуларлык башка катнашучылар да булгандыр.
Әгәр дә: «Сезнең болай да җиңүләрегез күп инде», – дип, Ләйләне я Асланны үткәрмәсәләр, шулай ук дөрес булмый. Алар лаеклы бит.
Өлкәннәргә артык тел-теш тидерерлек түгел. Араларында мич чыгаручылар да, укытучылар да бар. Минемчә, бу бәйге – һәр яшь категориясенә дә үз-үзен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек.
Балтач кызы: «Артист буласым килә»
Рәхәтләнеп татарча сөйләшкән балаларны күргәч, күңелләрем күтәрелеп китә инде минем. 9 яшьлек Айсылу Кәримова белән сөйләштем. Аның артист буласы килә икән.
Киләчәктә кем буласың килә?
Артист! Кечкенәдән бирле хыялланам инде.
Җырчымы, театр артистымы?
Җырчы да буласым килә, театрда да уйнар идем. Шуңа күрә нәфис сүз белән шөгыльләнәм, вокал дәресләренә дә йөрим. Миңа сәхнәдән чыгыш ясарга би-ик ошый!
Мәктәпкә иң яраткан фәнең кайсысы?
Рәсем дәресен яратам.
Бу урында Айсылуның укытучысы – Йосыпова Галия Альмировнага рәхмәт сүзләрен җиткерик әле. Һәр авылда да сезнең кебек укытучылар булса, татар теле мәңге бетмәс!
Себер татарлары: «Гөрләтеп яшибез»
Катнашучылар арасында Ямал-Ненец автономияле округыннан килүче Екатерина Әхмәтҗанова да бар иде. Ул үзен: «Мин – себер татары», – дип таныштырды.
Катя апа үзе әсәр язган. «Әсәрем себер татарларының тарихы белән бәйле. Ислам динен кабул иткәнче, себер татарлары курчакка табынганнар. Бу хакта риваятьләр дә, әкиятләр дә күп. Мин үзем дә әсәр язарга булдым. Киләчәк буын безнең тарихыбызны онытмасын иде. Һәр татар үз тарихын белергә тиеш», – дип сөйләде ул.
Екатерина ханым Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районыннан. «Казанда еш кына «тел бетә» дип сөйләнәләр. Безнең районда 12 чакрым юл буйлап 3 татар авылы бар. Авылдашларым – барысы да татарлар! Без татар булуыбыз белән бик горурланабыз. Балаларым да, оныкларым да үз телебездә сөйләшә. Берсе дә, калага кызыгып, китмәде», – ди ул.
Әлеге районда ике милли фольклор ансамбле дә эшләп килә икән. «Вак бәлеш» һәм «Саз» ансамблендә татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган төрле җырлар, биюләр өйрәнәләр. Катя ханым – «Саз» ансамбленең җитәкчесе. «Вак бәлеш» ансамбленең җитәкчесе Ислам Сафин да бәйгегә килгән. «Гөрләп яшибез! Колхозның таралуы гына бераз какшатты. Кайбер авылдашларым күчеп китәргә мәҗбүр булды. Бай яши идек! Хәзер дә, шөкер, менә мәдәният йортларыбыз эшләп тора. Үзебез дә тырышабыз», – ди Ислам әфәнде.
«Безгә кунакка килегез! 1000 чакрым ераклыкта без. Әмма кияүдә булсаң гына кайт. Бездә әле гореф-гадәтләрне саклыйлар, урларлар, балакаем, бездә яшәп калуың бар», – дип, үзләренә чакырып калды Катя ханым. Мин кияүдә бит… Кайтмыйча булмас, күрәмсең.
Дәвамлы проект булсын
«Татар сүзе» бәйгесенең гимны барлыкка килде. Аның көен дә, сүзен дә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова язган. Гимн булу яхшы инде ул, сүзләре дә урынлы. Проектның үз йөзе булырга тиеш.
2021 елда бу проект «гаугалап» алган иде. Мин дә, башка журналистлар да, төрле шәхесләрнең, катнашучыларның шелтәләрен нигез итеп алып, төрле язмалар әзерләгән идек. Тарих – ул һәрнәрсәнең имиджына эз сала торган «матдә». Шуңа күрә чарага килгәндә, шул язмаларны барлап, искә төшереп киләсең. Менә хәзер проектны оештыруга яңа кешеләр алынды. Чагыштырсак, проектның матди ягы бераз кимү турында фикер йөртергә була. Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел премиаль фонд – 1 миллион сум. Ә 2022 елда – 1,6 млн булган. Исемдә булганча, 2021 елдагы концерт сценарий ягыннан баерак иде кебек.
1,5 сәгать барды тамаша. Кыскалыкта – осталык, дигәннәрдер. Рамазан аенда озакка сузмаулары да яхшы. Ифтар вакыты җиткәч, залда күпләр кыштыр-кыштыр килә башлады. Оештыручылар сулар да әзерләп куйганнар иде. Миңа да суздылар, тик үземдә бар иде. Бу – җаваплылык билгесе.
Аннан соң, минемчә, «Сәйдәш» концертлар залында, гомумән, «плюс»ка җырларга ярамый. Әллә колонкалары эшләми, әллә ни – бигрәк матур булмаган тере тавышсыз чыгышлар. Аңлыйм инде, телевизордан күрсәтергә кирәк дип, алай сыйфатлырак яңгырый дип, шушы адымга барган алар. Гала-концертның телеверсиясен 9 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «ТНВ» каналыннан карап булачак.
Катнашучыларның Тукай һәм Җәлил белән генә чикләнмәүләрен ассызыклап үтәсем килә. Миңа таныш булмаган әсәрләрдән дә өзекләр яңгырады. Киләсе елдагы бәйгедә катнашырга теләүчеләр тагы да яңа әсәрләргә алынсыннар иде.
Ахырда «Туган тел» җырын башкардык. Әмма, никтер, бердәмлек рухы сизелмәде. Зал җырламады диярлек. Ни белән бәйледер бу – белмим.
Бәйгеләр булсын! «Бетәбез, алга барыш юк», – дип йөрүчеләргә җавап кайтарырлык булсын. Аннан соң Рамилә ханымга озын гомер һәм сәламәтлек телик әле. Татар теле, татар балалары дип янып йөрүчеләрнең берсе ул. И Рамилә апа, бүгенге хезмәтеңнең нәтиҗәсе булсын иде!
Башисемдә куелган сорауга җавапны хәзер генә бирергә иртәрәктер. Һәм һәркемнең җавабы үзгә булырга мөмкин. Проектларның уңышы дәвамлылыгында күренәдер. Димәк, вакыт күрсәтер.
«Татар сүзе» III Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә җиңүчеләр
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында
«Шигърият»:
I урын – Гилманов Хәсән Нияз улы (Казан)
II урын – Таишева Ләйлә Фәрид кызы (Казан)
III урын – Еремеева Сафия Александровна (Казан)
«Проза»:
I урын – Кәримова Айсылу Зөлфәт кызы (Балтач)
II урын – Миргаязов Аслан Алмаз улы (Казан)
III урын – Садриева Язгөл Илдар кызы (Актаныш)
11–17 яшьлек катнашучылар арасында
«Шигърият»:
I урын – Кәримова Азалия Рафаэль кызы (Түбән Кама)
II урын – Сәләхиев Рәлиф Ринат улы (Түбән Кама)
III урын – Шәмсетдинов Азамат Айдар улы (Яшел Үзән, Осиново)
Проза:
I урын – Фәсихова Диләрә Нияз кызы (Казан)
II урын – Муллагалиева Диләрә Илфат кызы (Балтач)
III урын – Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча)
18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында
«Шигърият»:
I урын – Ихсанов Рузиль Марат улы (Әлмәт)
II урын – Хаматов Ленар Дамир улы (Балтач районы Куныр авылы)
III урын – Әгъләмова Гөлшат Әмин кызы (Чирмешән районы Әмир авылы)
«Проза»:
I урын – Шәмсемөхәммәтова Рәмилә Илдар кызы (Казан)
II урын – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Казан)
III урын – Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы (Балтач)
Махсус бүләк – Антипова Земфира Робес кызы (Казан)
Иҗади гаиләләр арасында
I урын – Кәримовлар гаиләсе (Теләче)
II урын – Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан)
III урын – Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы Байсар авылы)
Махсус бүләк – Мансуровлар гаиләсе (Теләче)
Махсус бүләк – Якуповлар гаиләсе
Профессионаллар арасында
I урын – Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)
II урын – Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)
II урын – Гадбелхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)
III урын – Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)
«Үзем язган шигырь» номинациясендә
I урын – Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы (Казан)
II урын – Галимова Разия Вәгыйз кызы (Спас)
II урын – Сәлахов Рифат Гали улы (Казан)
III урын – Нуриев Айдар Алфас улы (Түбән Кама)
«Үзем язган әсәр» номинациясендә
III урын – Әхмәтҗанова Екатерина Александровна (Ямал-Ненец автономияле округы Салехард шәһәре)