news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«II Вице-миссис Татарстан» титулын яулаган Венера Шәмсетдинова: «Шок хәлендә калдым»

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова VI Республика «Миссис Татарстан» - 2025» матурлык һәм уңыш конкурсында «II Вице-миссис Татарстан» титулын яулады. Моннан тыш, ул әле тамашачы симпатиясе призына ия булды.

news_top
«II Вице-миссис Татарстан» титулын яулаган Венера Шәмсетдинова: «Шок хәлендә калдым»
Фото: © Раил Шакиров

«Миссис Татарстан» бәйгесе Республика җитәкчелеге ярдәме белән оештырыла. Быел Татарстаннан 130 кеше бәйгедә катнашу өчен гариза җибәргән. Финал Казанда узды. Анда Казан, Түбән Кама, Чаллы, Чистай һәм Әлмәт шәһәрләреннән 18 финалист катнашты.

Бәйгедә катнашу берничә этаптан тора. Беренчедән, кастинг үтәргә кирәк. Бу кастингта катнашучылар үзләре белән таныштыра, нинди проектлар тәкъдим итә алуын, иҗади номерларын күрсәтә.

Финалистлар билгеле булгач, 1 атна буе алар белән бәйгене оештыручы Изольда Генриевна Сахарова шөгыльләнгән. Венера Шәмсетдинова бәйгегә ничек эләгүен сөйләде.

Фото: © Раил Шакиров

«Миңа бит инде 45, нинди конкурс?»

Бу конкурсның афишасын миңа улым кастингка 1 көн кала җибәрде. «Сиңа катнашырга кирәк, син бит телевидениедә дә эшлисең», — диде. Мин аңа: «Миңа бит инде 45, нинди конкурс?» — дидем. Тик шулай да, төнлә кастингка үзем турында видеовизитка ясадым. Аннары, кастингка баргач, андагы кызларны күреп, үз-үземә «нәрсәгә килдем инде мин монда, оятка калып» дидем.

Шуннан мин иҗади номерымны, визиткамны күрсәттем. Минем барлык эшләрем дә китап тематикасы белән бәйле иде, бу — жюри әгъзаларына аеруча ошады. Өч көннән миңа: «Сез конкурска үттегез», — дип шалтыраттылар. Дөресен генә әйткәндә, мин шаккаттым, чөнки, әйткәнемчә, башка кызлар да бик актив һәм сәләтле иде, – дип сөйли Венера Шәмсетдинова.

Фото: © Раил Шакиров

«Мин 3D китапларның бик аз булуын, ә татар телендә гомумән булмауларын ачыкладым»

Венера ханым социаль проектларны яклау көнен искә алды.

Һәр катнашучы нинди дә булса проект яклады. Минем проектларым үземнең эшчәнлегем – китаплар белән бәйле иде. Мин начар күрә торган балалар өчен 3D китаплар ясау буенча проектымны якладым. Ни өчен мондый теманы күтәрергә булдым? Дус кызымда шундый проблема бар. Аның белән икәү берәр җиргә барсак, мин аңа әйберләрне сүзләр белән аңлатырга тырышам, ә ул миңа: «Кулыма бир, тотып карыйм, миңа шулай аңларга җиңелрәк булачак», - ди. Шуннан соң, мин 3D китапларның бик аз булуын, ә татар телендә гомумән булмауларын ачыкладым.

3D китаплар ничек ясала? Махсус 3D принтерда фигуралар бастырылып чыгарыла һәм каты өслеккә ябыштырыла. Балалар да, олылар да, шушы 3D фигураларны тотып карап, китапта сүз нәрсә турында барганны аңлый алалар.

Мин, мисал өчен, «Колобок» әкиятен алдым. Балалар әлеге китапны укыганда, Колобокны тотып карый ала.

Фото: © Венера Шәмсетдинованың шәхси архивыннан

— Икенче проектым әдәби автобус иде. Мин үз заманында аны 1 нче автобус маршрутында оештырган идем инде. Аның асылы – автобуста язучыларның, шагыйрьләрнең пассажирларга әсәрләрен укуда, барысы да татар телендә эшләнде. Кайбер пассажирлар, әсәрләр укыганны тыңлый-тыңлый, үз тукталышларын да үтеп китәләр иде хәтта. Аннары мин әлеге проектны районнарда оештыруны да тәкъдим иттем. Бу идеямне ахырына кадәр чынга ашырып бетерәсем килә.

Шулай ук, бу автобуска кергән кешеләргә үзләренең яраткан әсәрләрен укырга да тәкъдим итәсе килә. Без аларның укыганнарын яздырып, махсус сайтка подкастлар форматында җыя барыр идек, – ди Венера Шәмсетдинова.

Фото: © Раил Шакиров

Социаль проекттан тыш, конкурста пешерү осталыгы буенча кулинар проектлар да тәкъдим ителгән. Әлеге этапта катнашучылар гаиләләрендәге иң яраткан ризыкны тәкъдим итәргә тиеш булган.

— Мин әлеге этапта манты пешереп тәкъдим иттем. Конкурсның символы лалә чәчәге булгач, минем мантыларым да шушы чәчәк формасында иде. Икенче тәкъдим ителгән ризыгым – китаплар формасындагы печеньелар. Мин әлеге ризыкны үземнең эшчәнлегем белән бәйләргә булдым. Печеньеларның өстен глазурь белән капладым һәм анда татарча һәм русча хәрефләр яздым.

Шулай ук, мин әле һәр жюри әгъзасына берәр бәйләм мәтрүшкә бүләк иттем. Моның өчен 1 көн алдан мәтрүшкә җыйдым.

Фото: © Венера Шәмсетдинованың шәхси архивыннан

Бер атна эчендә безгә кызлар белән бергә бию дә өйрәнергә кирәк иде. Безне әле модель кебек йөререргә дә өйрәттеләр. Һәм инде соңгы этапта – концертта без үзебезнең сәләтләребезне күрсәттек. Изольда Генриевна безгә: «Сез — һәрберегез модель, иң мөһиме шушы чыгышыгыздан рәхәтлек алыгыз», – диде.

Мин тормышта җитди сферада – табиб, хисапчы булып эшләүче, иҗаттан еракта булган ханымнарның җырлый да, бии дә, шигырь дә сөйли белүләренә сокландым. Мисал өчен, безнең арада онкологик авыруларны дәвалаучы бер катнашучы бар иде, аның моңа кадәр сәхнәгә бер дә чыкканы булмаган. Үзем исә җыр башкардым, – дип сөйли II Вице-миссис Татарстан.

Фото: © Раил Шакиров

«Бераз шок хәлендә дә калдым»

Инде башта ук ассызыклавымча, Венера Шәмсетдинова тамашачы мәхәббәтен дә яулый.

«Тамашачы симпатиясе» призына да лаек булганымны белгәч, бераз шок хәлендә дә калдым, чөнки мин бу конкурста минем өчен тавыш бирегез, дип бернинди социаль челтәргә дә куймаган идем.

Әлбәттә, минем җиңүем — минем шәхси казанышым гына түгел, ә якыннарым, дусларым һәм хезмәттәшләремнең зур ярдәме нәтиҗәсе. Моның өчен мин чын күңелдән аларга рәхмәтлемен. Аларның ышанычы миңа тиешенчә әзерләнергә һәм конкурс сынауларын уңышлы үтәргә көч бирде, — диде «Миссис Татарстан»-2025» матурлык һәм уңыш конкурсында «II Вице-миссис Татарстан» титулын яулаган Венера Шәмсетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар