Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп, сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала исәпләнә.
Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8 августка туры килә: бу көнне ястү 22:06 сәгатьтә укыла. 9 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:19 сәгатьтә керә.