Мошенниклар элемтә операторыннан ялган документлар белән SIM-карта дубликатын соратып алырга мөмкин. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне законсыз куллануга каршы көрәш оештыру идарәсендә кисәттеләр, дип хәбәр итә ТАСС.
«Сигнал югала, шалтыратулар бармый, интернет эшләми. Бу – элемтәдәге өзеклек булмаска мөмкин: мошенниклар сезнең номерны урламакчы булуы ихтимал. SIM-swap-һөҗүм шулай башлана. Мошенниклар ялган документлар белән оператордан SIM-карта дубликатын ясатып ала», – дип аңлаттылар идарәдә.
Әлеге ысул киң таралмаган, әмма абонентлар өчен зур куркыныч тудыра, дип ассызыклыйлар Эчке эшләр министрлыгында. «Мошенниклар дубликат аша СМСларны уку, раслау кодларын карау һәм онлайн-банкларга керү мөмкинлеге ала. Моның нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкин», – дип билгели киберполиция.
Эчке эшләр министрлыгында мондый очракта операторга шалтыратырга һәм SIM-карта дубликаты ясатылмаганмы икәнен ачыкларга киңәш иттеләр. Шулай ук банк кушымталарын һәм шәхси кабинетларны, бигрәк тә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтны тикшерергә кирәк. Моннан тыш, абонентларга парольләрен алыштырырга һәм ике факторлы аутентификация кушарга киңәш итәләр.