Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игътибар! Май башыннан намаз вакытлары үзгәрә

news_top_970_100

Ел саен, май аеннан башлап һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстан календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46 нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

Казанда 4 майда иртәнге намаз 00:10 сәгатьтә керә һәм, кояш баю белән, чын төн инде булмый. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4 майда Казанда ястү намазы – 20:58 сәгатьтә, 5 майда – 21:00 сәгатьтә, 6 майда – 21:02 сәгатьтә. Казанда 5 майда иртәнге намаз – 01:51дә, 6 майда – 01:49да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100