news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игорь Николаевның коронавируска тест нәтиҗәсе билгеле булды

Россия музыканты Игорь Николаев коронавирус йоктырган дигән хәбәр таралган иде.

news_top

Игорь Николаев коронавируска тест ясаган һәм, ниһаять, аның нәтиҗәсе билгеле. Җырчы коронавирус белән авырмый. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Аның аккаунтында анализ нәтиҗәләре сурәтләнгән фото чыкты. Фотода пациент турында белешмә бар. «Николаев Игорь Юрьевич», диелгән.

Документта язылганча, музыкантка якынча диагноз — үпкә ялкынсынуы куелган. Аның биологик материалларын COVID-19 вирусына тикшерү өчен анализга җибәргәннәр. Бланк астында табиб мөһере тора һәм кулдан «тискәре» дип язылган.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Долгожданный результат: COVID-19 «ОТРИЦАТЕЛЬНО»!??? Я очень благодарен своим друзьям и коллегам за искреннее беспокойство и слова поддержки! Спасибо всем, кто верил в положительный исход и был тактичным и доброжелательным! Спасибо прекрасному коллективу Коммунарки за профессионализм, оптимизм и неравнодушие! Спасибо семье за Любовь, Веру и Надежду на лучшее!❤️#игорьниколаев #коронавирус #коммунарка

Публикация от Игорь Николаев/Igor Nikolaev (@igor_nikolaev_music)

«Мин дусларыма да, хезмәттәшләремә дә борчылган өчен рәхмәт әйтәм. Бар яхшы буласына ышанган, яхшылык теләгән кешеләргә рәхмәт! , — дип яза Игорь Николаев. Бу турыда Рамблер.Новости хәбәр итте.

Композитор, җырчы, Россиянең атказанган сәнгать хезмәткәре Игорь Николаевка 17 гыйнварда 60 яшь тулды. 21 мартта ул Евгений Евтушенко шигырен укып, бөтен кешегә сәламәтлек теләгән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар