news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игорь Николаев авыр хәлдә

news_top
Игорь Николаев авыр хәлдә
http://igornikolaev.ru/gallery/

Музыкант, җырчы, композитор Игорь Николаев, йөрәк өянәге кузгалып, авыр хәлдә госпитализацияләнгән.

Игорь Николаевка 63 яшь. Аның хәлен табиблар авыр дип бәяләгән. Аңа операция ясарга мөмкиннәр. Әлегә аңа төгәл диагноз куела һәм операция кирәк булу-булмавын ачыклыйлар.

Игорь Николаев – «Выпьем за любовь», «Пять причин», «Дельфин и русалка» җырлары авторы. Ул инде быел бер тапкыр йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләккән иде.

Игорь Николаев 1960 елда Сахалин өлкәсендә туган. Милләте буенча чуваш. Беренче хатыны, классташы Елена белән 1978-1991 елларда яшәгән, ул хәзер Америкада яши. Беренче никахыннан кызы Юлия шулай ук Майамида, җырлар авторы.

19 яшьлек Наташа Королева белән танышкач, беренче никахы тарала. Наташа Королева белән 2001 елга кадәр яши. Наташа Королева стриптезер Тарзан белән танышкач, икенче никахы тарала.
Өченче хатыны – җырчы Юрия Проскурякова, аңа 41 яшь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар