Игорь Крутой: «Шәхсән минем өчен Казаннан да кунакчылрак шәһәр юк та»
20-26 август көннәрендә Казанда «Яңа дулкын» Халыкара яшь башкаручылар конкурсы узды.
Җиңүче дип Әрмәнстаннан Флора Бичахчян танылды. Икенче һәм өченче урыннарны - Россиядән Анастасия Иванова һәм TROFIM GRANN — Трофим Ветошкин алды.
«Яңа дулкын» конкурсы Казанда икенче ел рәттән үткәрелә. Шул уңайдан, 25 август көнне «Елмай» балалар паркында Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, композитор, продюсер Игорь Крутой, Россиянең халык артисты Игорь Николаев һәм конкурсантлар катнашында стела һәм борельеф ачылды. Стеланың авторы – скульптор Әлфиз Сабиров.
Чараны тантаналы рәвештә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин ачты.
«Бүген ачылган стела «Яңа дулкын» конкурсын гына искә төшермәсен, ә балаларда иҗатка тартылырга – биергә, җырларга, әти-әнисеннән һәм Аллаһтан бирелгән сәләтне үстерергә теләк тудырсын иде. Казанлыларны һәм фестивалебез кунакларын әлеге матур вакыйга белән чын күңелдән котлыйм!
Игорь Яковлевич, сезгә, сезнең төркемегезгә зур рәхмәт әйтәм. Без сезнең белән дуслыкны, сезнең Казанга булган яратуыгызны бик кадерлибез», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Игорь Крутой билгеләп үткәнчә, бәйгегә багышланган һәйкәл Казанда куелгач, «Яңа дулкын» шушы шәһәрдә «теркәлеп» кала.
«Чыннан да, мине Казан белән күп әйбер бәйли. Шәхсән минем өчен Казаннан да кунакчылрак шәһәр юк та. Әгәр безгә кемдер «Яңа дулкын» Казанда үтмәсен», – дип әйтсә, җавап итеп: «Сез нәрсә инде, хәзер бит Казанда бу конкурска багышлап стела да куелды» дигәнне ишетәчәк.
Конкурсантларга зур рәхмәтемне әйтәм. Тик күп әйбер Татарстан Республикасы Рәисе һәм шәһәр Мэрыннан да тора, аларга терәк булганнары өчен бик зур рәхмәт!» – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Игорь Николаев Казанга һәм Илсур Метшинга рәхмәтен җиткерде.
«Казанга, шәһәрнең Мэрына безне бер дә игътибарсыз калдырмаганы өчен рәхмәт! Дулкын ул килә-китә, килә-китә торган әйбер. Тик бүген безнең дулкын әлеге паркта мәңгегә шушы стела рәвешендә калды», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Казанда 12 августта «Яңа дулкын 2026» конкурсының барельефын ясау тантанасы узды. Бу елны аны ясауда 12 финалист катнашты: Флора Бичахчян (Әрмәнстан), София Рустамова (Беларусия), Амре (Казахстан), Аркадий Евтушенко (Россия), Анастасия Иванова (Россия), Игнат Изотов (Россия), Лист (Россия), Артем Миньков (Россия), Милана Пономаренко (Россия), Ника Терентьева (Россия), ISTOKIYA (Россия), TROFIM GRANN (Россия).
Татарстан Республикасында Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы педагогы, скульптор Зөлфия Мөхәммәтьянова җитәкчелегендә конкурсантлар пластилиннан аларга ошаган символларны ясадылар. Символлар арасында карлыгач, Татарстан гербы, яфрак, хәтта өчпочмак та бар иде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, конкурсның җиңүчесе Флора Бичахчян «Танцуй, пока молодой» җырын башкарды, ә соңыннан барлык конкурстанлар «Яңа дулкын» конкурсының гимнын башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев