news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игорь Дмитриев үзәк өзгеч җырын Артур Хәсәнов белән дуэтта яздыра

news_top
Игорь Дмитриев үзәк өзгеч җырын Артур Хәсәнов белән дуэтта яздыра

Игорь Дмитриев «Иңнәремдә фәрештә» җырын Артур Хәсәнов белән бергә яңадан яздыра. Бик үзәк өзгеч башкару булыр кебек.

Җырның сүзләре авторы – Эльвира Әхмәтова, көе – Гүзәлиянеке. Бу җырны Игорь узган елда чыгарган иде.

«Көтәдер еракта,
Газиз туган якта,
Әни бәгърем багып тәрәзгә.
Ишетәдер аның
Елап ялваруын
Иңнәренә кунган фәрештә».

«Озакламый бу җыр Артур Хәсәнов белән дуэтта чыгачак», – дип яза ул. Артур Хәсәнов күпләрнең күңеленә «Киек каз юллары» җыры белән кереп калды. Ул аны мобилизация башлангач, хәрбиләр алдында башкарган иде. Шул җыр аша танылып китте. Артур Хәсәнов ялга кайткан вакытта төрле чараларда чыгыш ясый. Күптән түгел ул «Халык җәүһәрләре» фестивалендә җырлаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар