Игорь Дмитриев: «Йөргән кызым бар, өйләнсәм, хәбәр итмичә калмам»
Игорь Дмитриев – татар сәхнәсендә еш яңгыраган исемнәрнең берсе. Җырлары татар телле радио-телевидениеләрдә ишетелеп тора.

«Бер дә җиңел түгел»
Игорь, популярлыгың арта башлады кебек. Үзең сизәсеңме?
Әйе, соңгы арада тагы да популярлашуымны сизәм. Әлбәттә, бу әле – танылуымның иң югары дәрәҗәсе түгел, алда планнар зурдан. Үземне җырчы буларак тагы да күбрәк танытуга ныклап алынуыма өченче ел китте.
Ничек итеп танытасың үзеңне? Продюсерың бармы?
Юк, мин үз-үземә продюсер. Иганәче дә үзем. Хәтта, гадәттә, җырларымның көй авторлары да нәкъ үзем. Эшлибез, тырышабыз. Әмма мин шушы танылу юлын кыскарак итеп күз алдыма китерә идем. Мин күзаллаганча түгел икән...Бер дә җиңел түгел. Татар эстрадасында уңышка ирешер өчен сабырлык белән үз максатыңа таба атларга кирәк. Бар да син теләгәнчә генә бармый.
Танылуыңны урамда сине тануларыннан да чыгып әйтәсеңдер?
Танылу белән тану – үзара охшаш сүзләр. Әйе, еш кына урамда килеп исәнләшәләр. Кайберләр үземне белми, әмма җырларымны таный.
Җырларны да үзең язасың икән. Гитарада уйныйсыңмы?
Эстрададагы шәхси карьерама күбрәк игътибар бирә башлагач, үзеннән-үзе көйләр язуга кызыксынуым барлыкка килде. Әйе, гитарада уйный беләм. Профессионал булмасам да, төп аккордларның барысын да беләм. Хәзер бит шигырь текстларын авторлар интернетка да куя, шуңа күрә сүзләр табу мәшәкатьле түгел. Аннан соң үзеңә җыр язу матди яктан да кулайрак чыга. Җыр авторлары да бәяләрне күтәрә. Башта, үзем өчен генә язып карыйм әле, дип алынсам, хәзер башкаларга да яза алам.
Җырларны үзең язгач, акча ягыннан кулай инде, әйе. Җыр бәяләре арзан түгел бугай.
100 мең сораучы композиторлар да бар. Мәсәлән, Илназар шуның кадәр акча сорый. Аннан үземнең алганым юк. Ә башкалар ала, нишләсеннәр инде, кирәк булгач. Яңа җыр яздырам, дигәч, сыйфатлы булуын да телисең, башка җырлардан аерылыбрак торсын, дисең.
Ни өчен нәкъ менә соңгы арада гына популярлыгыңны арттырырга булдың? Сине бит артистлар, алып баручылар моңа кадәр дә белә иде. Берсендә Булат Бәйрәмов синең белән 15 еллап таныш булуын әйткән иде.
14 яшьләрдән төрле бәйгеләрдә катнашып килдем. Артистлар белән дә нәкъ шушы бәйгеләрдә таныштым. Шуңа күрә үсеп килә торган буынга да катнаша алган кадәр бәйгеләргә йөрергә киңәш итәм. Эш хәтта җиңеп кайтуда да түгел, ә кешеләр белән аралашуда, танышуда. Казанга укырга кергәч, банкетларда эшли башладым. Бер Яңа ел корпоративында Булат Бәйрәмов белән таныштым. 2008 ел иде ул. Шуннан соң ул мине үзе белән банкетларга йөртә башлады. Мәҗлесләрдә күп эшләгәч, башка артистлар белән дә танышып беттем.
Аңлавымча, соңгы елларда «банкетный артист» калыбыннан чыгу теләгең уянды?
Кеше бит бертөрле ритмга тиз ияләшә. Банкетларда чыгыш ясап торам, акчасы да килә. Бар да яхшы кебек, бары тик алга таба үсеш кенә юк иде. Яңа адымнар ясар өчен, кыюлык та кирәк. Әле күптән түгел генә аңладым: нәкъ менә синең өчен яңа булган, бераз шомландырып торган якка таба атларга кирәк икән.
Банкетларда эшләгәндә дә җырлар яздыра идем мин, әмма аларны популярлаштырмый идем. Бары тик интернет киңлекләренә генә куя идем дә, шуның белән бетте-китте.
Популярлашыр өчен беренче адымнарыңны ясаганда акча каян алдың?
Кредит алырга туры килде.
Яптыңмы соң әле аны? Ничә сум алган идең?
1 миллионга якын сумма алган идем. Яптым-яптым, бурычларым юк.
Популярлык арткач, кызлар да ешрак язадыр, ә?
Язалар инде…
Мөселман кызына өйләнер идеңме?
Өйләнер идем. Керәшеннәрдә никах юк, әмма булачак хатыныма никах кирәк булса, каршы килмәс идем.
Әгәр дә мин кияүдә булмасам һәм сине төнлә үземә кунакка чакырсам, килер идеңме?
Минем йөргән кызым бар шул, шуңа күрә хәзер килмәс идем. Ә мөнәсәбәтләрдә булмасам, килер идем, ник килмәскә.
Йөргән кызыңның исеме ничек? Кайдан ул? Иҗат белән шөгыльләнәме?
Юк, ул медицина университетында укый. Исеме Аделина, Казан кызы.
Күптән бергәме сез? Өйләнергә уйламыйсыңмы?
Ярты ел булды менә. Әле өйләнү турында сүз кузгатканым юк, иртәрәктер, дим. Ә болай өйләнәсем килә, яшем дә бара. Быел 35 яшем тулды, шуңа күрә уйландыра.
Аңлавымча, Аделина белән яшь аермагыз 1-2 ел гына түгел. Аның яшь булуы мөнәсәбәтләрегезгә комаучаламыймы?
Аермабыз – 11 ел. Комачауламый, мин карт түгел бит әле! Эш бит саннарда түгел. 35тә булсам да, егетләр кебек хис итәм үземне. Аделина да бала-чага кебек фикер йөртми. Тормышка карашларыбыз бертөрле. Насыйп итеп, өйләнешсәк, хәбәр итмичә калмам.
Игорь исемен рус исеме дип кабул итүчеләр дә бардыр. Бу – сиңа комачауламыймы?
«Урыс ник татарча җырлый?» – дип язучылар да бар. Бу дөньяда керәшеннәрнең дә барлыгын белмәгән ахмаклардыр инде алар. Үз исемемне бик яратам!