Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игорь Бутман үзеннән 32 елга яшьрәк кызга өйләнә

Игорь Бутманның алдагы ике никахта туган өч улы бар.

news_top_970_100
Игорь Бутман үзеннән 32 елга яшьрәк кызга өйләнә

60 яшьлек музыкант Игорь Бутман үзеннән 32 елга яшьрәк Анна Львовага өйләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Львова Бутман белән бергә эшли, ул пиар өчен җавап бирә, фестивальләр һәм башка чаралар оештыра. Алар ике ел очраша, тиздән алар мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәчәк. Анна туй күлмәген дә күрсәткән инде.

Анна Чиләбе кызы, ул журналист булып эшләгән, артист белән репортаж ясаган булган. Аннары Мәскәүгә күченгән һәм Бутман белән эшли башлаган. Бераздан алар очраша башлый, бу вакытта Игорь Бутман алдагы хатыны белән аерылышкан булган. 

Игорь Бутманның алдагы ике никахта туган өч улы бар. Аларның кечесенә 14 яшь, артист баласы һәм алдагы хатыны белән дә аралаша. Анна исә беренче тапкыр кияүгә чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100