Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иглин районында коточкыч авария: 17 яшьлек кыз үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Имгәнүчеләр арасында 8 яшьлек бала бар.

news_top_970_100
Иглин районында коточкыч авария: 17 яшьлек кыз үлгән, дүрт кеше имгәнгән
https://www.bashinform.ru

Бүген Башкортстанның Иглин районында коточкыч авариядә яшь кыз үлгән, тагын дүрт кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига кичке җиденче яртыларда Уфа-Иглин-Красная горка юлының 28 нче километрында була. Биредә «Subaru Outback» һәм «Kia Sportage» кара-каршы бәрелешә.

Subaru машинасында утырып баручы 17 яшьлек кыз урында ук үлә. Тагын дүрт кешене, шул исәптән 8 яшьлек кызны хастаханәгә китерәләр.

Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100