Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иглин районының Таутөмән авылында алты гаиләнең өе янган

news_top_970_100
Иглин районының Таутөмән авылында алты гаиләнең өе янган
Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Иглин районындагы Таутөмән авылында янгыннан соң, 6 гаилә фатирсыз калган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын узган төндә өчләр тирәсендә электр үткәргечтән чыга. Бу йортта 6 фатир була. Янгын учагы бер фатирның верандасында ачыклана. Ялкынны беренче булып балалар күреп ала. Алар әтиләрен уята һәм бергә өйдән чыгалар. Аннары күршеләренә дә әйтәләр.

Ялкын тиз арада фатирны чолгап ала, аннары түбәгә күчә. Янгынны сүндерү өчен 13 кеше һәм 5 машина 3 сәгать чамасы эшли.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын 3 фатирны чолгап ала һәм бөтен өйнең түбәсенә зыян китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100