news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иглин районындагы авылда кич белән өч бала югалган

news_top

Башкортстанның Иглин районындагы Охлебин авылында 7 ноябрь кичендә 3 үсмер бала югала. Бу турыда «Поиск детей – Иглино» волонтерларына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә 15 яшьлек Ангелина Горшкова, 14 яшьлек Диана Заһидуллина һәм 13 яшьлек Артем Фазлыев югалган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларны полиция дә эзли.

Ангелинаның буе 165-168 см, кара чәчле, коңгырт күзле, чандыр гәүдәле. Кара кыска куртка, кара чалбар кигән.

Диананың буе 159-163 см, кыска кара чәчле, күзләре ачык төсле, уртача гәүдәле. Сары язулар булган худи, кроссовки, кызыл чалбар кигән.

Артемның буе 155-160 см, кара чәчле, коңгырт күзле, тулы гәүдәле. Хакис төсле капюшонлы куртка, караңгы төсле трико, ак полосалы кара кроссовки кигән.

Бу балалар турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: 112 яки 8-927-969-89-19, 8-917-383-56-87.

Балалар социаль учреждениедән киткән һәм югалган булуы билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар