Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иглин районында яшь егетләр күп балалы әти кешене кыйнап үтергән

news_top_970_100
Иглин районында яшь егетләр күп балалы әти кешене кыйнап үтергән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Иглин районында 18 һәм 20 яшьлек 2 егет 37 яшьлек танышын үтергәнче кыйнаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 4 маенда егетләр таныш кызны өенә кадәр озата бара. Биредә алар 2 ир-ат белән таныша, алар хәмер эчеп утыра. Егетләр дә бу ир-атларга кушыла. Аннары егетләр 37 яшьлек танышы белән талаша башлый. Шуннан соң 18 яшьлек егет 37 яшьлек ир-атны типкәләп, йодрыклары белән бәргәләп кыйный.

Аннары 2 егет һәм 37 яшьлек ир-ат өйләренә кайтып китә. Кайтып барышлый, алар тагын талаша башлый. Егетләр тагын ир-атны кыйный.

Кыйналган ир-ат хәрәкәтләнми башлагач, егетләр китеп бара. Мәетне иртән табалар һәм полициягә хәбәр итәләр.

Тикшерүчеләр җинаятьчеләрне тиз арада ачыклый, аларны тоткарлый. Бу кешеләр гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

newsbash.ru белешмәсе буенча, Иглин авылында һәлак булган ир-ат күп балалы әти кеше булган. Аның мәетен узып баручы таксист тапкан. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100