news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иглин районында дүрт машина белән авариядә ике кеше үлгән

news_top
Иглин районында дүрт машина белән авариядә ике кеше үлгән
Владимир Севастьяновның телеграм-каналы

Башкортстанның Иглин районында авариядә ике кеше үлгән. Бу турыда Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьяновка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Самара – Уфа – Чиләбе юлының 1542 нче километрында «Вольво» йөк машинасы, «Фольксваген Поло», «Субару» һәм «Рено» бәрелешә.

«Поло» йөртүчесе, аның пассажиры – карап торышка 35-40 яшьлек ир-атлар һәлак булуы билгеле, дип хәбәр иткән Севастьянов.

Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар