Игезәкләр көтүемне белгәч, ирем ташлап китте
Безнең белән тормышы хакында уртаклашкан ханымның язмышы белән таныштырабыз.
Беренче ирем белән аерылыштык. Ул йөри башлады, «Мин сиңа башка кирәк түгел», – дип әйтте дә, 2 баланы миңа калдырып, чыгып китте.
Балаларым инде кечкенә түгел иде. Башта авыр булды, ләкин Аллага шөкер, үз фатирым да, эшем дә бар. Балаларны иремнән башка үзем тәрбияләп үстердем. Соңрак бер ир-ат белән таныштым. Балалар да аны кабул итте, мин тәвәккәлләдем.
Ирем башта ук балалар яратуын әйтә иде. Шуңа күрә мин бу темага бик төпченмәдем – аның беренче гаиләсендә баласы булмавын гына белә иде. Балага узуымны әйткәч, ул никтер сәерсенде. Миңа да гаҗәп тоелды аның реакциясе, әмма акыл төштән соң килә бит. Шул вакытта ук «допрос» оештырып, ачыклап бетерәсе булган. Яшәүне дәвам иттек, срок якынлаша. УЗИда игезәкләр көтүемне белдем. Ирем: «Итәк-җиңнәрне җыебрак яшәргә туры киләчәк», – диде, мин аптырадым. Әмма ул ачыклап берни дә әйтмәде.
Ә бераздан буш фатирга кайтып кердем: иремнән җилләр искән. Ул мин өйдә юк чакта әйберләрен җыйган да чыгып киткән. Шалтыратып карадым – җавап бирми. Мин аптырашта. Әнисенә шалтыраттым. Ул ризасызлык белдерде, балаларың башка ирдән, ди. Янәсе, аның улының балалары була алмый икән. Ул инфекцион авыру белән авырган да, табиблар аңа, балаң булмый, дигәннәр. Ирем номерын алыштырган, каядыр күченеп китеп барган, дип аңладым. Бер туганнары да, танышлары да берни әйтми, әллә инде белми.
Мин шаккаттым. Ничек шулай була ала?! Нигә балалы хатынның башын әйләндерергә? Үзенеке түгел дип уйласа, генетик анализ ясатып булмыймы? Алай шикләнгән икән, балага узуымны әйтүгә үк китеп булмыймы? Сау-сәламәт 2 малай таптым! Берсе – 3670, икенчесе – 3580 грамм булып туды. Әти-әни бала тудыру йортыннан алып кайтты.
Шуннан, бетте бу, диярсезме? Юк. 1 айдан соң телефонга хәбәр килеп төште: «Сәлам! Бу – мин! Балаларны күрсәт әле. Фотоларын җибәр».
«Кем соң син», – дип тозлап-борычлап язмакчы идем, язмадым. Номерымны алыштырдым. Менә сез миңа әйтегез әле – кайда булды монда минем ялгышым? Иң авыры – балаларны карау да түгел. Аларны олы балаларым да караша, әмма аларның да күзләрендә мине гаепләү күрәм сыман.