Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасында беренче игезәкләр дуэты: «Җырларыбыз белән хәрбиләр өчен дога кылабыз»

news_top_970_100
Татар эстрадасында беренче игезәкләр дуэты: «Җырларыбыз белән хәрбиләр өчен дога кылабыз»
Фото: "Челнинские известия"

«Чаллыда уникаль вокаль дуэт бар. Игезәк Алинә һәм Динә Гарифуллиналар – «Энергетик» мәдәният сарае җырчылары, автор-башкаручылар, халыкара конкурсларда күп тапкыр җиңүчеләр генә түгел, ә актив тормыш позициясе булган патриотлар да», дип яза «Челнинские известия». Алар ничек итеп эстрада йолдызлары булулары һәм СВОда хезмәт итүчеләрнең туганнары алдында җырлаганда нәрсә хис итүләре турында сөйли.

Игезәкләр дуэты – безнең эстрадада сирәк күренеш…

Әйе, без – татар эстрадасында беренче игезәкләр дуэты һәм моның белән горурланабыз. Зур сәхнәдә инде 30 ел чыгыш ясыйбыз. Әлбәттә, тамашачыларга, беренче чиратта, без җырлаучы игезәкләр буларак кызыклы икәнебезне аңлыйбыз. Сүз уңаеннан, бездә охшашлык 100 процент диярлек. Кызганыч, еллар узган саен аерма арта бара…

Безнең дуэтның үзенчәлеге тышкы охшашлыкта гына түгел. Бездә – вокаль-бию дуэты. Без бит башта Пермь сәнгать һәм мәдәният көллиятенең хореография бүлегенә укырга кергән идек, нәтиҗәдә хор бүлеген педагог-хормейстерлар буларак тәмамладык. Иҗатта барысы да кирәк булды!

Сез тумышыгыз белән кайдан, ничек һәм кайда үстегез?

Тумышыбыз белән Пермь краеның Орда районы Кече Ашап дигән зур татар авылыннан без. Музыка мәктәбен әтиебезнең бертуган апасы Сара Мөхәммәдовна Шаниязова җитәкчелегендә тәмамладык. Ә безнең әти, Фәрит Мөхәммәтович, «Ирән» колхозы рәисе иде, ул баянда виртуоз уйный, матур итеп җырлады, җырлар яза иде. Үзебезне белгәннән бирле җырлыйбыз, башкача булуы мөмкин дә түгел – безнең гаилә бит музыкаль.

Беренче чыгышыбыз 5 яшебездә булды – ул вакытта без «Миллион алых роз»ны башкардык. Кассетада язма да бар иде, сакланмаган, кызганыч.

Туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезне ничек аералар? Сезнең балачакта, шаярып, бер-берегез өчен алмашканыгыз булдымы? Бер партада утыра идегезме, бер-берегездән күчерә идегезме?

Кайбер туганнар һәм хезмәттәшләре әлегә кадәр аермый. Алмашып бер генә тапкыр шаярдык: Алинә инглиз теленнән зачетны Динә өчен тапшырды. Әмма укуда мондый фокуслар безгә кирәк түгел иде, чөнки без отличницалар идек.

Теләсә кайсы уку йортында һәрвакыт бер парта артында утырдык, бер-беребезгә ярдәм иттек һәм күчерешә дә идек. Икебезгә 6 кызыл дипломыбыз бар. Башта Көңгәр педагогия училищесын, аннары Пермь өлкә сәнгать көллиятен тәмамладык. Югары белемне Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетында алдык.

Сез характерыгыз буенча ни дәрәҗәдә аерылып торасыз? Сезнең кайсыгыз дуэтта лидер?

Характерларыбыз төрле. Характерлары буенча бертөрле игезәкләр булмыйдыр, мөгаен. Ә дуэтта лидер Алинә булды, һәм хәзер дә ул лидер, ул 15 минутка олырак.

Чаллыга ничек килеп чыктыгыз?

Чаллыга 2001 елның гыйнварында Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов чакыруы буенча килдек. Ул безне үз канаты астына алды. Аңа Татарстанда үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирүе өчен рәхмәтлебез. Агапов белән берничә ел хезмәттәшлек иткәннән соң, 2004 елда «Энергетик» мәдәният сараена күчтек, анда хәзер дә уңышлы эшлибез.

Сезнең талантыгызга карап, ике кешегә бер талант була икәнен аңлыйсың. Шулай да сезнең тавышларыгыз аерыламы, шуны беләсе килә?

Тавышлар тембрлары белән бераз аерыла. Алинәнең тавышы яңгырый, Динәнең тавышы тоныграк. Алинә – төп партияне, Динә икенче партияне җырлый. Шулай итеп җырларның яңгырашы профессиональрәк, кызыклырак булып чыга. Без гомер буе ике тавышка җырлыйбыз. Ике тавышка җырлау – бу безнең каныбызда, тумыштан ук.

Үз репертуарыгыз өчен җырларны ничек сайлыйсыз?

Музыкаль стильнең актуальлеген, кирәклеген, «модалылыгын» исәпкә алып, бергәләп сайлыйбыз, чөнки барлык яшьтәгеләр өчен эшлибез. Безнең репертуар нигездә үзебез иҗат иткән җырлардан тора. Алинә Татарстанның танылган шагыйрьләре шигырьләренә музыка яза, тагын ул – Яр Чаллыдагы берничә оешма һәм предприятие гимннары авторы. Динә җырларны беренче тыңлаучы буларак төзәтә.

Бәхәссез булмый, әлбәттә. Күпчелек очракта чыгыш ясау өчен җыр һәм кием тональлеген сайлау турында бәхәсләшәбез.

СВОга карата хәзер күп кенә артистлар, хәтта иҗат коллективлары да «бу – безнең сугыш түгел» дигән позициядә тора. Бары тик нейтраль җырлар гына җырлыйлар. Сезгә мондый позиция якынмы, әгәр юк икән, ни өчен?

Һәр артист теге яки бу ситуациядә үзен ничек тотарга икәнен сайларга хокуклы. Без үзебезнең республикабыз һәм илебез патриотлары булуыбызны яшермибез. Шуңа күрә безнең репертуарда Татарстан, Россия турындагы җырлар аерым урын алып тора. «Бу – безнең сугыш түгел» дигән позиция белән килешмибез. Без барыбыз да бер илдә яшибез. Безнең егетләр безнең тыныч тормыш өчен көрәшәләр. Шулай дип әйтүчеләр дөньяда килеп туган вазгыятьне ахыргача аңламый дип саныйбыз. Дошман чик буенда Донбасска гына түгел, барыбызга да яный! Вакытында Россиянең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә кирәк – кемдер сугыш кырында, ә кемдер сәхнәдә!

СВОга китүчеләр арасында танышларыгыз, якыннарыгыз бармы? Сез алар өчен борчыласызмы, ярдәм итәсезме?

Әлбәттә, бар. Туганнарыбыз Тимур һәм Рөстәм хәзер СВО зонасында. Социаль челтәрләр аша мөмкин булганда аралашабыз, борчылабыз, ярдәм итәбез. Танышлар һәм авылдашлар да хезмәт итә. Ходай аларга исән-сау һәм җиңү белән кайтырга язсын!

Агымдагы елның мартында сез концерт уздырдыгыз, аннан җыелган акча волонтерлар өчен автомобиль сатып алуга китте. Идея ничек туды?

Һәркем җиңүгә үз өлешен кертә. Безнең чыгышлар – безнең өлеш.

«Без бердәм! Мы едины» хәйрия концерты махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Анда җырчы Лилия Бөкеева, җырчылар Валерий Шрыков, Нияз Хаматшин, музыкант Анна Катаева, «Эдельвейс» хореография коллективы, «Болгарлар» бию театры солистлары, «Агадир» цирк студиясе һәм башкалар катнашты. Барысы да бик яхшы эшләделәр.

Концертны алып баручы Венера Камалова турында аерым әйтәсе килә, ул үзе инде күп еллар волонтерлык итә. Ул гуманитарчылар белән элемтәгә керергә ярдәм итте. Алар, үз чиратында, волонтерлык эше турындагы роликлар өчен мәгълүмат бирделәр.

Ә музыкаль программаның бөтен техник өлешен Алина үз өстенә алды – фото һәм видео монтажлады. Видеомонтаж белән ул инде күп еллар рәхәтләнеп шөгыльләнә.

Концертта акча җыю да оештырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бер генә тамашачы да «Энергетик» мәдәният йорты фойесында урнаштырылган урна яныннан узып китмәде. Барлык алынган акчалар Комсомол районының мобилизацияләнгәннәргә ярдәм фондына китте – СВО зонасына гуманитар ярдәм китерә торган автомобиль сатып алу өчен.

СВО хәрбиләре, аларның туганнары алдында сезгә никадәр еш чыгыш ясарга туры килә?

– 2022 елда Зур концерт төркеме составында «Казан ЭКСПО»да мобилизацияләнгән Чаллы халкы өчен концертта чыгыш ясадык – Чаллы шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева сүзләренә Алинәнең «Гүзәл Чаллы» җырын башкардык.

Сугыш һәм тыл ветераннары – яралы сугышчылар һәм табиблар өчен госпитальдә, Тантаналар сараенда сугышчыларга һәм аларның туганнарына медальләр тапшыруда чыгыш ясыйбыз.

Тамашачылар, чыгышлардан соң, еш кына безнең турыда сез «йөрәк белән җырлыйсыз» дип әйтә.

Бөек Ватан сугышында артистлар фронтовиклар алдында чыгыш ясаган кебек агитбригада оештыру идеясенә ничек карыйсыз?

Агитбригада инде бар дип әйтергә мөмкин. СВО зонасында түгел, ә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре, шәһәр һәм авыл халкы алдында чыгыш ясыйбыз. Барлык җыелган акчалар СВОга ярдәмгә китә.

20 октябрьдә Чаллы артистлары төркемендә Яңа бистәсендә СВОга ярдәм итү буенча хәйрия концертында катнашабыз, ә ноябрьдә Тукай районының Иске Абдул авылына концерт белән барабыз.

Үз җырларыбыз белән без егетләребез өчен исән-сау әйләнеп кайтсыннар дип дога кылабыз. Без – артистлар һәм, мөмкин булганча, үз чыгышларыбыз белән хәрбиләргә ярдәм итәбез. Шул ук вакытта һәркем безнең хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтү өчен нәрсәдер эшли ала дип саныйбыз. Хәзер Донбасста сугышкан безнең егетләр ярдәм тоярга тиеш.

Фото: «ЭНЕРГЕТИК» мәдәният йорты, Комсомол районы башкарма комитеты, Гарифуллиннарның шәхси архивы

«Челнинские известия»дан Эльза Мөхәммәтдинова язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100