news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Игезәк җырчыларның берсе – Рамилә Батырованың "Ханбикә" кызы туды

26 сентябрьдә игезәк җырчы кызлар Рамилә һәм Рәзилә Батыроваларның берсе - Рамилә әни булды. Кыз балага матур исем дә сайлап куйганнар.

news_top
Игезәк җырчыларның берсе – Рамилә Батырованың "Ханбикә" кызы туды

- Кызчыгыбыз 12:50 сәгатьтә дөньяга килде. Аллага шөкер, икебезнең дә хәлебез яхшы. Бала табу өчен үземнең туган ягым - Мамадышны сайладым. Мине бик яхшы кабул иттеләр. Баланы үзем таптым. Гүзәл Марселевна җитәкчелегендәге табиблар ярдәме белән балам исән-сау туды, Аллага шөкер. Аларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә, - дип сөйләде "Intertat.tatar"га Рамилә Батырова.



Сабыйның авырлыгы - 3460 грамм, буе - 53 сантиметр. Балага Мәликә дигән исем кушарга ниятлиләр. Мәликә исеме "Ханбикә" дигәнне аңлата.

Бәхетле әти-әнине котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар