Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игезәк кызларының берсе югалганын әти-әнисе ике көннән генә абайлап алган

Мәрхүмә кызны өй янында гына 16 яшьлек үсмер үтергән дип шикләнәләр.

news_top_970_100
Игезәк кызларының берсе югалганын әти-әнисе ике көннән генә абайлап алган
perm.sledcom.ru

Пермь өлкәсендә 10 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр. Баланың әти-әнисе исә кызның югалуын бары тик ике көн узгач кына абайлап алган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

«Бездә шулай урамда үзләре генә йөри торган балалар күп. Ата-анасы бала пособиесенә эчеп ятканда, балалар ялгыз. Бераз үскәч төркемнәргә җыелышалар. Беркайда укымыйлар, эшләмиләр. Алар караклык белән шөгыльләнә. Яклаучысы булмаган, туганнары битараф кыз балаларны мыскыл итәләр. Күптән түгел генә бер пенсионер-бабайның өенә бәреп кергәннәр, каты итеп кыйнаганнар, пенсиясен талап алганнар», — дип сөйли Чуров районының Калино авылы кешеләре.

Калино халкы ун яшьлек кыз белән булган фаҗигане дә сөйли. Кыз бала мәете урман полосасында чирәм арасында табыла. Ул өеннән 150 метр чамасы ераклыкта булган. Тикшерүгә якын булган чыганак сүзләренчә, кызны бик вәхшиләрчә мыскыл иткәннәр, аннары кыйнап үтергәннәр. Баланың мәете өстенә агач ботаклары ыргытып киткәннәр.

Мәрхүмәнең әтисе һәм әнисе башта полициягә мөрәҗәгать итмәгән, өй янында гына баланы мыскыл иткәндә ата-анасы тавышны да ишетмәгән. Игезәк кызларының берсе югалган ата-анасы ике көн узгач кына абайлап ала. Алар бала югалуын 27 августта гына полициягә хәбәр итә. 28 августта волонтерлар баланың мәетен таба.

«Анда кычкырсаң-кычкырмасаң да юк инде, алар күп эчә, алар кеше тавышын ишетерлек түгел», — дип сөйли Калино кешеләре. 

Ун яшьлек кызны үтерүдә шикләнеп 16 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар. «Полиция хезмәткәрләре өйләр буйлап йөрде, балаларны сораштырдылар. Тоткарланган малайны моңа кадәр урлау өчен хөкем иттеләр. Ул әнисе белән генә яши. Бу егет мәрхүмә кыз белән дә, аның олы абыйсы белән дә таныш», — дип сөйли авыл халкы. 

Якын арада бу егеткә карата чикләү чарасы билгеләнә. Мәрхүмә кыз гаиләсендәге игезәк сыңарын һәм аның абыйсының яшәү шартларын тикшерәчәкләр, диелә бу хәбәрдә.

Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 16 яшьлек үсмергә карата «баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Ул 30 октябрьгә кадәр сак астына алынган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 23 августта кич белән бу егет исерек була. Ул моңа кадәр таныш булган 10 яшьлек кызны өе янында очрата. Аннары кызны урам читенә алып китә. Чирәм арасында баланың башына йодрык белән берничә тапкыр суга. Кыз урында ук вафат була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100