Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игезәк балалар көтә торган йөкле хатынны үтереп, фатирына ут төрткәннәр

Игезәк балалар көтә торган йөкле хатынны үтереп, фатирына ут төрткәннәр

news_top_970_100
Игезәк балалар көтә торган йөкле хатынны үтереп, фатирына ут төрткәннәр
2 ноябрьдә Түбән Новгородның Архангельский урамындагы бер фатирда янгын була. Янгын хәрабәләрен актарганда бер хатын-кыз мәете табыла.

Шуннан соң 4 ноябрьдә 19 һәм 27 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Алар таныш кызларын үтергән, әйберләрен урлаганнар, мәетен яндырып юк итәргә маташкан. Кызның мәетендә пычак эзләре бик күп була. Үтерүчеләр бу хатынның йөкле икәнен дә белгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге кешеләргә карата җинаять эше ачылган, аларны кулга алганнар. Хәзер бу ир-атларны гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

Тикшерү мәгълүматы буенча, үтерүчеләр исерек була. Үтергәнгә кадәр алар бу хатын белән талаша. Җинаятьчеләр аның кыйммәтле бизәнү әйберләрен урлый. Шуннан соң җинаять эзен яшерү өчен фатирга ут төртәләр, диелә хәбәрдә.

Янгында үлгән хатынга 20 яшь, ул игезәк балалар табарга тиеш булган. Бу турыда мәрхүмәнең күршеләренә сылтама белән "Комсомольская правда" хәбәр итте.

"Аш бүлмәсендә булган күршеләр нидер ватылган тавыш ишетә. Шартлау кебек була. Күрше хатын тәрәзәдән карый һәм янгын вакытында төшә торган баскычтан бер егет төшеп киткәнен күреп ала. Егет качып китә. Шуннан соң идәннән куе кара төтен чыга башлый. Безнең идәннәр агачтан ясалган, бүлмәләр арасындагы стена да агачтан, алар арасында берни юк диярлек. Күрше хатын мәрхүмәнең бүлмәсенең ишеген шакый башлаган. Аңа ачучы булмый. Видеодан күренгәнчә, төтен кухня тәрәзәсеннән дә ургылып чыга. Янгын башланганда, мәрхүмә аңсыз гына булганмы, әллә инде үлгәнме - белмим", - дип сөйләгән мәрхүмәнең күршесе Екатерина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100