Игътибар: намаз вакытлары үзгәрә!
ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрү турында мәгълүмат чыгарды.
![Игътибар: намаз вакытлары үзгәрә!](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/8/2c1a4a46bf4a4154f03725c9721d67abda8b52246ec24d942dbb9602ba70.jpg)
Май ае башыннан алып (Казан өчен 5 нче майдан башлап 8 нче августка кадәр), безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. Шул сәбәпле, ислам галимнәре фикерләренә таянып, сәгать ярдәмендә намаз вакытларын билгеләү карарына киленгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул сәбәпле, бүгеннән ястү һәм иртәнге намаз вакытларына игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.