Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ифтарны нидән башларга?

news_top_970_100
Ифтарны нидән башларга?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында уразада ифтар ашау турында аңлаталар.

«Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиешбез.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң бер стакан су эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.

Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк.

Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр.

Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый. Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.

1нче өлеше – ризыкка,

2нче өлеше – суга,

3нче өлеше – һава өчен.

Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп ашаудан туктау дөрес булыр.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны кабул итсен», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100