Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ифтардан соң җырлап утырырга ярыймы?» – Гүзәл Уразова ифтар үткәргән

news_top_970_100
«Ифтардан соң җырлап утырырга ярыймы?» – Гүзәл Уразова ифтар үткәргән
Фото "Татар-информ" архивыннан

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе матур ресторанда ифтар үткәргән. Ул видео белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә уртаклашкан.

Видеода күренгәнчә, иҗади гаилә кунакларны каршы ала. Аннары азан әйтәләр, табын артына утыралар, «авыз ачалар». Җырчы кунакларга бүләкләр дә тарата.

Ә соңыннан Гүзәл Уразова «Мин яратам сине тормыш» җырын башкара. Җырчының иҗатын яратучылар бу юлы аның бу гамәлен хупламаган.

«Бу – ифтар түгел, концерт булган бит. Ясин өстәле артында бөтенләй кул чабарга ярамый, диләр дин белгечләре. Артистлар артыгын кылана башлады, дингә ышыкланып ялтырау модага кереп китте. Гафу итегез, бу – минем фикер»;

«Һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш. «Показуха» ясыйлар»;

«Әлбәттә, «показуха». Ифтарда кул чабып, җырлап утырмыйлар. Кыланалар инде»;

«Юк, иптәшләр! Гафу итегез – бу ифтар түгел»;

«Хәзер ифтарны байлар, зур түрәләр берсен-берсе уздырып үткәрә башлады, үзара кунак булып йөриләр. Дөрестә, бит алар мохтаҗларны чакырмый. Менә бу хатын үткәргән тамаша – нәрсә инде бу аңламыйм. Уразаны мыскыл итмәгез инде»;

«Ирләр белән хатыннар аерым утырырга тиеш. Бу – ифтар түгел, гадәти концерт. Монда «авыз ачып», аннары мәчеткә тәравих намазына барырга кирәк, ә болар җырлап утыра», – дип аптырап калган бериш видео караучылар.

Аннары комментарий язучылар үзара диалог төзегән:

– Минем аңлавымча, ифтар мохтаҗлар өчен уздырыла. Монда андыйларны күрмим.

– Ифтар мохтаҗлар өчен генә түгел, барлык ураза тотучылар өчен үткәрелә ул.

– Алар арасында, ким дигәндә, 3 мохтаҗ кеше булырга тиеш, алардан чирканырга кирәкми.

Һәр вакыйга уңаеннан тискәре фикер белдерүчеләр янәшәсендә уңай якларын табарга тырышучылар була. Алар да үз фикерләрен калдырган.

«Иң мөһиме – ифтар уздыралар бит, азан әйтәләр, ясин укыйлар, кешеләрне тукландыралар. Ни генә язмый бу халык. Башта кунаклар җыеп, сез дә үткәреп карагыз»;

«Ике дөньяны бергә алып барырга ярый, ди бит аксакаллар»;

«Ураза тотучыларга авыз ачтыруны 200 кеше дә, 3 кеше дә чакырып үткәрергә була. Авыз ачкач, әйе, дөрес, ахшам, ястү, аннары тәравих намазы укыла. Әмма намаз укымаучылар, укый белмәүчеләр дә бар, төрле сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә гаеп итмәскә кирәк. Барлык кунаклар тиешенчә матур итеп киенгәннәр. Илдар белән Гүзәл матур итеп өстәл әзерләгән, «авыз ачтырган», бары шул гына», – дип бу мәҗлесне хуплаган икенчеләр.

«Бу ифтарда матур күлмәген киеп Ариана булдымы?» – дип тә кызыксынган берәү артистларның кечкенә кызы турында.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2023
    Исемсез
    бик якшы тусовка булган, матур шоу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100