Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ифтарда видео төшергән әбекәйне яклаучылар: «Үзләре нинди гамәлләр кылалардыр әле?»

news_top_970_100
Ифтарда видео төшергән әбекәйне яклаучылар: «Үзләре нинди гамәлләр кылалардыр әле?»

Социаль челтәрдә бер кызыклы гына видео таралды. Анда ифтарга килгән олы яшьтәге, матур бизәкләр чигелгән ап-ак яулыклы әбекәй, тормышының шушы мизгелләре белән ләззәтләнеп, ихластан елмаеп, телефонына мәҗлестән видео төшерә. Ахырдан камерасын үзенә таба борып, мөләем елмаеп, видеога үзен дә кертә. 26 секундлык искиткеч күренеш. Бу видеода әбекәйдән җан тынычлыгы, җылылык, нур, ихласлык, пөхтәлек, матурлык бөркелә. Бәхетле картлык шулай буладыр инде ул, дигән уйлар килә…

Видео – заман чагылышы. Бүгенге тормышның көзгесе. Монда миллилек тә, дин дә, тәрбия дә, мохит тә, заман коралы – смартфон да бар.

Бу әбекәй бер 20-30 елдан соң булачак киләчәкне күрсәтте сыман. Ифтарларга йөри торган блогер кызлар киләчәктә шушындый образда күз алдына килә. Алар да шушы әби яшенә җиткәч, ифтарларга йөрер микән, видеоларын шушылай итеп төшерерләр микән, ул заман мәҗлесләре нинди булыр? Уйланыр өчен җирлек бар.

Видео якты хисләр, уйлар гына уятса да, әбекәйнең бу гамәлен – смартфон тотып утыруын ошатмаучылар бик күп табылган. «Мин сине шундый сагындым» дигән татарча төркем язылучылары түбәндәге сүзләр язып калдырган:

«Ак яулыклы ак инәйләр дисбе тартып утырса да килешер иде. Ә бу карчык «менә күрдегезме, мин нинди «крутая» дип утыра үзенә күрә»;

«Бу әбигә ифтар ашына бөтенләй килергә түгел иде. Бер дә матур күренеш түгел»;

«Ничек инде кунакта, ак яулыклы әби телефон уйнап утыра, нинди тәрбия бирәсез яшьләргә?»;

«Әби «лаек» җыярга килгән, өстәл артында бер дә килешми олы кешегә»;

«Заман чире инде бу»;

«Ифтар ашында дога кылып кына утырырга кирәк, телефонда түгел»;

«Кыланчык карчык, һич кенә дә гамәлгә сыя торган түгел. Ифтар ашы бит бу»;

«Яулык һәм гамәл»;

«Телефоны кыйммәтле, шуны күрсәтә»;

«Матур түгел. «Яшь кешенең олы кешегә охшарга тырышуы хәерле, ә олы кешенең яшьләргә охшарга тырышуы хәерле гамәл түгел» (Хәдис)»,  дигән фикерләр язып калдырганнар.

Тәнкыйльләүчеләргә каршы чыгучылар бар. Алар әбекәйне мактый, һәркемгә дә шундый картлык теләүчеләр бар.

«Гел начар ягын гына күрмәгез инде, кызлар. Бөтен нәрсәне гаеп итеп утыру – яхшы гамәл түгел. Молодец әби! Заман белән бергә атлый. Башын эшләтә, хәтерен яхшырта. Төшерсә ни булган?! Беркемгә дә комачауламый?!»;

«Шаккатам кешегә кысылып, «теге ярамый», «бу килешми» дигәннәргә. Үзләре ярамый торган әллә нинди гамәлләр кылалардыр әле. Нинди матур, тыйнак татар әбие! Молодец, телефонда төшерә белгәч! Кайбер әбиләр заманча телефон да куллана белмиләр әле!»;

«Барысы да бер генә вакыт! Истәлеккә калачак»;

«Кай ягы ямьсез? Төшерә дә кайткач карый»;

«Бу әби яшь чагын сагынып утыра, кире кайтса иде икән, телефонның бирер иде кирәген»;

«Татар әбиләре менә шулай киенәләр»;

«Әби түгел әле бу, апа гына. Аның да төшергәнен кемдер төшереп тора бит, матурлыкны төшерә, карарга истәлек»;

«Әбигә афәрин, дисбесен дә тарта, намазын да укый, бөтен матурлыкны күрә дә, төшерә дә белә. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә саулык-сәламәтлек белән, шундый матур әбиләр булып картаерга язсын, хәерле-бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен. Аллаһ ризалыгы өчен, изге Рамазан аенда үткәргән ифтарлар, укылган Коръән аятьләре, сүрәләр, намазларыбыз, тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын», – дигән фикерләрен белдергән яклаучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Менэ татар эбилэреннэн урнэк алыгыз мэчеткэ йоручелэр.Татарлар менэ шулай киенергэ тиеш,Хэзер торенеп йорилэр карарга куркыныч.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100