Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ифтарда доганы ничек кылырга һәм хөрмә белән авыз ачуның файдасы нинди?

news_top_970_100
Ифтарда доганы ничек кылырга һәм хөрмә белән авыз ачуның файдасы нинди?
"Татар-информ" архивы

Ураза тотучыларга ифтар кагыйдәләре Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

عَنْ مُعَاذِ بْنِ زُهْرَةَ اَنَّهُ بَلَغَهُ اَنَّ النَّبِىَّ كَانَ اذِاَ اَفْطَرَقَالَ: اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْتُ

Мөгаз Ибн Зүһрә (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер риваятьтә Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар кылганда: «Әй Аллаһым! Синең өчен ураза тоттым һәм Синең ризыкларың белән авыз ачам», – дия торган булган (Әбү Дауд, «Сыйам», 22, №2358, 343 б.).

Ибн Габбас сөйләп калдырган риваятьтә, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ифтар вакытында болай дога кылган:

اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْناَ وَعَلَى رِزْقِكَ اَفْطَرْناَ فَتَقَبَّلْ مِنَّا اِنَّكَ اَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ

«Әй Аллаһым! Синең өчен ураза тоттык. Ризыгың белән ифтар кылабыз. Бездән кабул ит, чөнки Син барысын да ишетәсең дә, беләсең дә» (Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Габдуллаһ ибн Гамр ибн Гас (радыйаллаһу ганһү) авыз ачканда шушы доганы кылган:

اَللَّهُمَّ اِنىِّ اَسْأَلُكَ بِرَحْمَتِكَ الَّتِى وَسِعَتْ كُلَّ شَىْءٍ اَنْ تَغْفِرَلىِ ذُنُوبِى

«Әй Аллаһым! Һәрнәрсәгә җитешле булган рәхмәтең белән минем гөнаһларымны гафу итүеңне үтенәм» (Ибн Мәҗа, Ибн Сүнни, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.).

Әбүл Алийә (рәхмәтуллаһи галәйһи) болай дигән: «Ифтар вакытында һәркем:

اَلْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى عَلاَ فَقَهَرَ وَاْلحَمْدُ ِللهِ الَّذِى نَظَرَ فَخَبَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى مَلَكَ فَقَدَرَ وَالْحَمْدُ ِللهِ الَّذِى يُحْيِى الْمَوْتٰى

«Барлык мактаулар Бөек һәм Җәзалаучы Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысын да күргән һәм барысын да белгән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар барысына да кодрәте җиткән Аллаһы Тәгаләгә булсын. Барлык мактаулар үлеләрне терелтүче Аллаһы Тәгаләгә булсын», – дип дога кылса, барлык гөнаһларыннан арынып, анасының аны тудырган көндәге кебек саф калачак» (Абдулкадир-и Гәйлани, «Әл-Гунья», 1/335).

Үзен ифтар кылдырып сыйлаган кешеләргә дога кылу да сөннәт. Мәсәлән, Әнәс (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) Сад Ибн Убадәдә (радыйаллаһу ганһү) икмәк белән зәйтүн мае ашаганнан соң:

اَفْطَرَعِنْدَ كُمُ الصَّائِمُونَ وَاَكَلَ طَعَامَكُمُ اْلاَبْرَارُ وَصَلَّتْ عَلَيْكُمُ الْمَلآئِكَةُ

«Яныбызда ураза тотучылар ифтар кылсын, ризыгыгызны яхшы күңелле кешеләр ашасын һәм фәрештәләр сезгә саләт әйтсен», – дип дога кылган (Әбү Дауд, Нәвави, «Әл-Әзкәр», 173 б.);

Авыз ачканда хөрмә кабу да – сөннәт гамәл. Мәсәлән:

عَنْ سَلْمَانَ بْنِ عاَمِرٍ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: اِذَاكَانَ اَحَدُكُمْ صَائِمًا فَلْيُفْطِرْ عَلَىالتَّمْرِ فَاِنْ لَمْ يَجِدِ التَّمْرَ فَعَلَى اْلمَأِ فَاِنَّ الْمَأَ طَهُورٌ

Сәлман Ибн Әмир (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авызын ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче (сусауны баса һәм ашказанын юа)» (Тирмизи, «Зәкят», 26; Нәсаи, «Сыйам», 28; Ибн Мәҗа, «Сыйам», 25; Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2355; Әхмәд Ибн Хәнбәл, 4/17-18, 213-215).

Әнәс Ибн Мәлик (радыйаллаһу ганһү) болай дигән: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм), намаз укыганчы, өлгергән хөрмә белән авыз ача иде. Яңа өлгергән хөрмә тапмаса, кипкән хөрмә белән ифтар кыла иде. Анысы да булмаса, берничә йотым су эчә иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 21, №2356, 343 б.).

Имам Раббани (рәхмәтуллаһи галәйһи) язган бер хатында бу хакта болай дигән: «Хөрмәнең бәрәкәтле булуы – аның агачы кеше кебек барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлеге һәм гаделият (туры һәм төз үсүе) сыйфаты белән яратылган булуында. Ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылганга күрә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) аны «Адәм углының апасы» дип атаган. Мәсәлән, Галидән (радыйаллаһу ганһү) тапшырылган бер хәдистә Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вәссәлам:

عَنْ عَلِىٍّ رَضِىَ اللهُ عَنْهُ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اَكْرِمُوا عَمَّتَكُمُ النَّخْلَةَ فَاِنَّهَا خُلِقَتْ مِنْ فَضْلَةِ طِينَةِ آدَمَ

«Апагыз булган хөрмә (финик) белән сыйлагыз. Чөнки ул Адәм галәйһиссәләмнән калган балчыктан яратылган», – дип әмер иткән («Кәнзүл-Уммал», 12/338, №35300).

Хөрмәне бәрәкәтле дип атау аның барлык бәрәкәтләрне туплау үзенчәлегеннән килә. Аның җимеше белән авыз ачу ураза тоткан кешенең үз кисәге белән ифтар кылуын белдерә. Бу уңайдан хөрмә ашаган кеше аның хакыйкатенә салынган чиксез камиллекне (фазыйләте һәм өстенлекләре) үзендә туплаган була. Бу мәгънә хөрмәнең теләсә кайсы вакытта ашалуында хасил булса да, ураза тотучы өчен, комачаулаучы җенси теләкләрдән һәм вакытлы ләззәтләрдән тыелып торуы сәбәпле, ифтар вакытында тагын да фазыйләтлерәк булыр һәм бу мәгънәнең авыз ачканда барлыкка килүе кешене тагын да камилләштерә.

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) тапшырган бер хәдистә Пәйгамбәребезнең (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

عَنْ اَبِى هُرَيْرَةَ (رضى الله عنه) قَالَ رَسُولُ الله صلى الله عليه و سلم

« نِعْمَ سَحُورُ الْمُؤْمِنِ التَّمْرُ»

«Хөрмә (финик) – мөселманның иң яхшы ифтар ризыгы», – дип әйтеп, хөрмәнең файдасы кеше хакыйкатен тулыландырганны белдергән (Әбү Дауд, «Сыйам», 16, №2345).

Һич тә ризыкның хакыйкатен тулыландырудан түгел. Бу мәгънәгә уразалы килеш ирешеп булмаганга күрә, хөрмә белән сәхәр ашарга киңәш ителгән. Хөрмәдә барлык ашала торган нәрсәләрнең файдасы бар һәм хөрмәнең бәрәкәте ифтар вакытына кадәр дәвам итә. Шушы ризык файдасы бары тик шәригать рөхсәт иткән рәвештә генә тукланганда, шәригатьнең чикләреннән кыл кадәр дә чыкмаганда гына барлыкка килә. Шулай ук бу файданың хакыйкате хөрмә ашаган кеше бары тик хакыйкатькә һәм күңел тынычлыгына ирешкән, Аллаһны зикер итүеннән йөрәге хозурланган булганда гына тормышка аша. Бу очракта ризыкның тышкы күренеше ашаучының гәүдәсенә ярдәм итәр. Ризыкның эче ашаучының тышкы кыяфәтен камилләштерер (ризыкта булган рухи көч ашаучының рухи көчен үстерүгә сәбәп була).

Югыйсә ашалган ризыкның файдасы бары тик тышкы кыяфәткә генә бәйле булыр, аны ашаган кеше рухи яктан кимчелекле булып калыр.

اِجْتَهِدْ فِى جَعْلِ اُكُلٍ جَوْهَرًا . ثُمَّ كُلْ مِنْ بَعْدِ ذَا مَا تَشْتَهِى

«Башта ашыйсы ризыгыңны җәүһәр итәргә тырыш, аннан соң җаның теләгәнне аша».

Бу сүзләр (ризыкның ашаучыны тулыландыруы турында) ифтарны ашыктыруның, сәхәрне ки­чек­терүнең сере. Вәссәлам («Әл-Мәктүбәтүр Раббаниййә», 1/141-142).

Кайберәүләр ялгыш аңлаганча, рамазан уразасыннан тыш нәфел уразасы тоткан кеше янында ризык ашау мәкруһ булмыйча, киресенчә, ураза тотучының савабын арттыруга сәбәп булган сөннәт санала. Мәсәлән:

عَنْ اُمِّ عِمَارَةَ وَ بُرَيْدَةَ رَضِىَ اللهُ عَنْهُماَ قاَلَ قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:

اِنَّ الصَّائِمَ تُصَلىِّ عَلَيْهِ الْمَلآئِكَةُ اِذَا اُكِلَ عِنْدَهُ حَتّٰى يَفْرُغُوا نَأْ كُلُ اَرْزَاقَنَا وَفَضْلُ رِزْقِ بِلاَلٍ فىِ اْلجَنَّةِ شَعَرْتَ يَابِلاَلُ اَنَّ الصَّائِمَ تُسَبِّحُ عِظَامُهُ وَتَسْتَغْفِرُلَهُ اْلمَلآئِكَةُ مَااُ كِلَ عِنْدَهُ

Өмме Игъмарә һәм Бүрәйдә (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырган риваятьтә Рәсүлүллаһ (саләл­лаһу галәйһи вәссәләм) Билалны (радыйаллаһу ганһү) табынга чакырган. Билал: «Мин ураза тота идем», – дигәч, Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дип әйткән: «Ураза тотучы янында ашаганда, ризык ашалып беткәнчегә кадәр, фәрештәләр уразалы кешегә саләт (дога) әйтеп торырлар. Без ризыкларыбызны ашаганда (уразалы кеше) Билалның мул ризыгы җәннәттә көтә. Әй, Билал! Беләсеңме? Уразалы кеше янында ашалган вакытта сөякләре тәсбих итәр һәм фәрештәләр аның өчен ярлыкау сорарлар» (Мүнзири, «Әт-Тәргыйб», №1627-1628, 2/145-146; Табәрани, Әвсад, Хәйсәми, №5225, 3/458).

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 апрель 2023
    Исемсез
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм. Бөтен дөнья халкына үрнәк булган пәйгамбәребез Мүхәммәд-Мостафа(ﷺ) салләЛлааһү галәйһис-сәлләм Раббыбыз АЛЛАҺ Тәгаләгә «Әй Аллаһым!» дип дәшкән дип яла якмыйсызмы икән!??? Мин үзем моңа һич ышанмыйм! Бәлки ул: «Йәә, Аллаһым! Синең өчен ураза тоттык. Ризыгың белән ифтар кылабыз. Бездән кабул ит, чөнки Син барысын да ишетәсең дә, беләсең дә» дип дога кылгандыр?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100