«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза турында аңлаталар.
Организмда су балансын саклар өчен, ифтарны ничек башкарырга кирәк?
- Авыз ачуны су белән башлый аласыз.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Су пакьләндерә», – дип әйткән.
- Башта – җиңел ризык. Намаз укыгач кына авыррак ризык кабул итегез.