Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идрис Кәлимуллин Ришат Фазлыйәхмәтов эзеннән бара: мунчада шәрә килеш төшкән

Инстачылар тәгәрмәчле мунча табигатькә зыян китермиме икән дип борчылган.

news_top_970_100
Идрис Кәлимуллин Ришат Фазлыйәхмәтов эзеннән бара: мунчада шәрә килеш төшкән
https://www.instagram.com/idris_guzel_kalimullini/

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллинның җырлый-җырлый күчмә мунча кергәнен видеога төшергәннәр. Мунчасының ишеген зур итеп ачып куйган, күрсәтергә ярамаган җирләрен себерке белән генә капланган артист тормыш фәлсәфәсе турында сөйли. «Менә шулай табигать кочагында, күчмә мунчада ял итеп, җәй көннәрен файдалы итеп үткәрәбез. Табигать белән гармониядә булганда гына безнең күңелләребез дәртле, тәннәребез сау була, җаннарыбызда матурлык туа», — ди.

«Мунчасын алып киткәч, урыны нинди хәлдә кала икән соң? Табигатькә зыян китермиме икән бу мунча?»,

«Шушы будканы сөйрәп йөрисеңме? Көн буе ял ит табигатьтә, соңыннан кайтып, рәхәтләнеп өеңдә мунча кер», — дип яза аңа берничә инстачы.

Калганнары җырчыга җиңел пар теләгән.

Ришат Фазлыйәхмәтовның шәрә килеш мунчада фотога төшүен халык кабул итмәгән иде. Идрис Кәлимуллинга бик бәйләнмәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100