Идрис Газиев камыр ризыклары пешерергә ярата - видео
Җырчы пирог ясаганын күрсәтте.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев соңгы арада аш-су пешерү белән дә шөгыльләнә. Бу турыда ул Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итеп бара.
«Кухняда үз-үзеңне изоляцияләү. Онлайн дәресләр белән студентларны укытудан бушаган арада кухняга керәм. Камыр белән эшләргә яратам. Әнием мине пирог пешерергә өйрәтте», — дип яза ул.
Видеода Идрис Газиевның алма пирогы ясаганы күренә. «Алма, груша, җир җиләге белән пирог ясадык. Кемнең бармаклары дип беләсез? Бу Идрис Газиев бармаклары», — ди ул.
«Кулыгыз килешеп тора», «Талантлы кеше бар җирдә талантлы», «Сөбханалла», — дип яза инстачылар.
Моңа кадәр ул запеканка пешерергә өйрәтте.
Җырчы мультиваркада ризык пешергәнен дә язган иде.