«Идиллия Арт» татар музыка сәнгатен күтәрергә алынды: «Кадрларны үзебездә калдырасы иде»
«Югары уку йортын тәмамлап, чит илгә китеп танылды!» – дигән сүз хәзер инде гадәти хәлгә керде. Үзебездә генә талантлы яшьләргә шартлар тудырып булмыймы соң? Яңа гына барлыкка килгән «Идиллия Арт» үзәге иҗади яшьләрне – музыкантларны үстерү белән шөгыльләнәчәк. «Интертат» хәбәрчесе үзәкне оештыручылар белән очрашты.
«Россиядә бик бай традицияләр бар, илебезнең музыкантлары да дөньяда иң яхшысы дип санала»
– Аделия, «Идиллия Арт» проекты белән таныштырсаң иде, анда кемнәр бар, нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Мин – Аделия Зарифуллина – профессиональ пианист, «Идиллия Арт» иҗади яшьләрне үстерү үзәге президенты булам. Балачактан ук уңышлы шөгыльләндем һәм музыка өлкәсендә карьера төзедем. 10 яшьтән дөнья буйлап төрле халыкара конкурсларда чыгыш ясыйм, шул вакыт аралыгында 30дан артык конкурста лауреат булдым. Молдавия, Төркия, Германия, Италиядә концертларында катнашу тәҗрибәм бар, Франция һәм Германиянең иҗат мәктәпләрендә катнаштым.
Дустым, фикердәшем Ольга Неклюдова белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамладык, һәм икебез дә башка шәһәрләргә барырга хыялландык. Минем дә, мәсәлән, алга таба Германиягә барып, белем алырга ниятем бар иде, ләкин бу уйдан кире кайттым. Башкаручы, мәдәният өлкәсендә үзенең иҗатын үстерүче, халыкка моңлы көйләр бүләк итүче булып кына каласы килмәде, тагын да зуррак, глобальрәк эшләр башкарасы килде. Мине һәрчак мәдәниятнең икътисады, ягъни төрле илләрдә яшь музыкантларның үсешенә ярдәм иткән икътисад моделе ничек төзелгән, төрле илләрдә мәдәният сәясәтенең үзенчәлеге кызыксындырды. Бу сорауларны ачыклый торгач, үзебездә дә төрле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген аңладым: Советлар Союзы таркалганнан соң мәдәният өлкәсен финанслау, мәсьәлән. Татарстанда, гомумән, Россиядә бик бай традицияләр бар, Россия музыкантлары да дөньяда иң яхшысы дип санала. Шуңа күрә бу эшкә үз өлешемне кертәсем килде, ул саклансын, үсеш кичерсен һәм бер урында гына тормасын иде.
Шунлыктан, без дус кызым Диләрә Айзатуллина белән «Идиллия Арт» коммерцияле булмаган автономияле оешмага нигез салдык. 1 ел эчендә берничә проектны тормышка ашырдык. Хәзерге вакытта оештыру комитетының проект өстендә азмы-күпме даими эшләүче 10 әгъзасы (проектлар координаторлары, копирайтерлар, дизайнерлар, бухгалтерлар һ.б.). Һәм вакыты-вакыты белән ярдәм итүче 20 волонтер бар. Ә ярдәм программасыннан 10 музыкантыбыз бар, аерым, алар оештыру комитетында саналмый.
– Кемнәр ул 10 музыкант?
– Төп солистлар: Азат Нургаянов (скрипка), Аделина Сафина (флейта), Роберт Миңнуллин (бас), Динар Шәрәфетдинов (тенор), Александр Васильев (баритон), Айсылу Нуруллина (сопрано), Вероника Шуркина (скрипка), Александр Архиреев (кларнет), Айдар Ниязов (дирижер).
– Команда ничек тупланды? Барысы да сезнең танышлык ашамы?
– Сөйли торсаң, озын-озак тарих ул. Проект эшчәнлегендә йөзгә якын музыкант җәлеп ителгән, музыкантлар белән хезмәттәшлек итү турында аерым әйтеп узар идем.
Оештыру комитеты командасына килгәндә, мәсәлән, барлык оештыру сораулары буенча ярдәмчем – Константин Александров. Без аның белән РАНХиГС (Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе) төбәкара кампусында таныштык. Дизайнерым белән без немец теленнән Бөтенроссия укучылар олимпиадасында таныштык. Танышулар һич көтмәгәндә булды. Ә мин – тормыш бүләк иткән барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калу яклы. Шуңа күрә мөмкинлектән файдаланып калып, элемтәләр булдырасың икән, ул сиңа киләчәктә ярдәм итә ала.
Хәзер бергәләп эшләгән музыкантлар, мин эшләгән команда әгъзалары белән тормышымның төрле этапларында таныштым, һәм алар минем белән бергә калдылар, проектның дәвамлы булуына өметләнәләр.
Иң элек матди яктан ярдәм итеп торучыбыз юк иде. Аннан соң проектыбызны иганәчебез-меценатка тәкъдим иттек. Алар безнең идеягә, проектка өмет белдерде. Мин аларга бик рәхмәтле.
– Проектка кем ярдәм итәргә алынды?
– Хәзерге вакытта проектның төп хәйриячесе – «Татпроф» компаниясе. Компаниянең генераль директоры Сергей Рачковка безнең проектка баштан ук ышаныч белдергәне өчен рәхмәтлемен. Компания безгә Казанда һәм Чаллыда ярдәм итә, хәзерге вакытта безнең төп проектлар: Казан Ратушасында «Ars Aeterna» сәнгать фестивале һәм Чаллыда «Astra Verna» фестивале. Классик музыка яшьләр фестивале концертларына 2 меңнән артык тамашачы килде. Шунлыктан, бу – безнең өчен бик тә тәвәккәл адым булды.
«Консерваторияне тәмамлаган яхшы белгечләр хәзер еш кына чит илләргә чыгып китә, күбрәк түләнә торган эшкә урнаша»
– Сез, димәк, төрле мәйданчыкларда чыгыш ясыйсыз, әйеме. Сезне чакырып торалармы соң?
– Төрлечә. Кайчак теге яки бу тәкъдимнәр очраклы була. Казан Ратушасындагы фестивальдә, мәсәлән, танышыбыз Диләрә Байчурина ярдәм итте. Чаллыда оештырылган фестиваль – минем идея иде. Чаллыда безнең партнер-компанияләр урнашкан, бу – сан буенча республиканың икенче шәһәре. Алай гына да түгел, Чаллының орган залы да бар. Ул Россиядә орган өчен иң яхшы залларның берсе булып санала. Һәр фестивальне оештырганда төрле кешеләр белән аралаштык, сөйләшүләр алып бардык. Әмма бу миңа ошый, моннан мин илһам алам. Берничә ай тырышып эшләүнең нәтиҗәсе үз әҗерен таба, һәм ул безне канәгатьләндерә.
– Аделия, төп соравым шул: ни өчен бу проект мөһим? Музыкантларны киләчәктә җәлеп итәргә җыенасызмы? Сезгә ничек эләгеп була?
– Дөресен әйткәндә, зур-зур шәһәр һәм төбәк консерваторияләрендәге ситуацияне чагыштырып карасак, консерваторияне тәмамлап чыккан музыкантларның кереме шактый аерыла. Мисал өчен, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучы иң яхшы белгечләр хәзер еш кына республикадан читтә күбрәк түләнә торган эшкә урнаша. Мәскәү, Питер дип кенә әйтмим, чит илләргә үк чыгып китәләр. Иң яхшы кадрларны Татарстанда калдырасыбыз килә.
Шуның өчен бу өлкәдә без чит илләрнең тәҗрибәсенә таянып эшләргә булдык. Мәдәният өлкәсендә дәүләтнең роле, ягъни мәдәният проектларын финанслау турында сөйләгәндә, бюджетка мөнәсәбәттә, Россиядә Европадагы кебек пропорцияләр тотыла. Әмма Европада хосусый меценатлык институты бар: музыка уку йортлары фондлары һ.б. Һәм бу күренеш Европада менә инде берничә гасыр дәвам итә. Мондый оешмалар яшь сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү йөзеннән мәдәният өлкәсен финанслый. Германияне генә алыйк, минем белүемчә, абитуриентларга 25ләп стипендия программасы бар. Әлеге стипендия программалары укудагы төрле чыгымнарны каплый. Кешеләр меценат-хәйриячеләрнең тулы карамагында тора, шунлыктан, иҗат белән шөгыльләнүләрен, укуларын, үсеш кичерүләрен дәвам итә алалар.
Бездә, кызганыч, бу юнәлеш үсеш алмаган. Мәскәү, Питерда берничә фондның барлыгын беләм. Әмма Казанда андыйлар юк. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе, Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка колледжын тәмамлаучылар һәм консерваториянең беренче курсында укучылар инде эшли башлый. Минем белүемчә, беренче курстагыларның 85 проценты инде эшкә урнаша. Уку белән параллель рәвештә эшләү – студентларның иҗади яктан үсешен тоткарлый. Мөстәкыйль шөгыльгә, гомумән, шәхси тормышка вакыт бик аз кала. Бу аларны солист-музыкант буларак танылудан, эшләүдән чикли. Шунлыктан, дисбаланс барлыкка килә: акчасы һәм элемтәләре булган гаиләнең баласы, бөтен көчен, игътибарын иҗатка гына юнәлтеп, эшләмәскә дә мөмкин. Балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә акча эшләргә мәҗбүр булган 1нче курс студентлары белән чагыштырганда, андыйлар отышлырак шартларда яши.
– Һәм бу гаделсезлек сезне дә борчый, аңлавымча.
– Әлбәттә. Мин үзем дә шул ситуациядә булдым. Гаиләм миңа һәрчак терәк-таяныч, ярдәмчем булды. Европадагы конкурсларда катнашуым – әти-әниемнең миңа ярдәме, ышанычы нәтиҗәсе. Алар минем уку белән бәйле чараларга, конкурсларга акчаларын кызганмады. Россиядә Спорт федерациясе бар, ул спортчыларга төрле бәйгеләргә бару-кайту өчен һ.б. чыгымнарны каплый. Ә бу очракта музыкантларның андый федерациясе юк – һәркем үз кесәсеннән акча чыгарып түләргә тиеш була. Кем өчендер бу – бөтенләй проблема түгел, ә кемдер таланты булып та, отышсыз шартларда конкурсларда катнашудан мәхрүм кала. Европада фондлар, меценатлар музыкантларга конкурсларда катнашырга ярдәм итә, ягъни бару-кайту һ.б. чыгымнарны каплыйлар.
Шуңа күрә музыкантларның, сәнгать эшлеклеләренең иҗатын финанс яктан ярдәм итеп торган тулы куәтле проект булдырасыбыз, эшләтеп җибәрәсебез килде. Үзем профессиональ музыкант булгач, музыкантларга дип басым ясап әйтәм. Әмма, гомумән, рәссам, скульптор һ.б. сәнгать эшлеклеләренә дә ярдәм итәсебез килә. Аларның проблемалары музыка өлкәсендәге проблемалар белән уртак.
Үзәккә теләсә кемне алмыйлар: «Музыкантлар арасыннан сайлап алу оештырабыз»
– Сезгә ничек эләгеп була? Әңгәмәне укып чыкканнан соң бу сорауны бирүчеләр күп булыр, минемчә.
– Әлегә уртак танышлар һәм аралашу барышында гына. Мин, мәсәлән, үзем белгән иң яхшы берничә җырчыны чакырдым, – дип сүзгә кушылды Ольга Неклюдова. – Амбицияле, музыка уен коралларында яхшы уйнаган музыкантлар бер-берсе белән элемтәдә тора, шуңа күрә мин кемгә мөрәҗәгать итәсемне алдан белдем, – дип дәвам итте Аделия. – Әйе, музыкантлар арасыннан сайлап алу да оештырдык. Гомумән алганда, мөгаллимнәрем, профессорларымның киңәше буенча да музыкантларны сайладым.
– Әйтүемчә, хәзер безнең 10 солисттан торган база бар. Шулай ук, «Идиллия Арт» кысаларында Казан дәүләт консерваториясенең юниор оркестры һәм «Казан солистлары» камера оркестры эшләп килә. Әлеге коллективлардан тыш, концертларыбызда чакырылган музыкантлар да катнаша. Чаллыда безнең проектларда 120дән артык музыкант катнашкан иде.
Ольга Неклюдова – Казанның талантлы концертмейстерларының берсе. Концертмейстер ул – җырчыларга һәм музыка уен коралларында уйнаучыларга пианино/рояльдә аккомпанировать итә. Тулырак бу хакта үзе сөйләр, – дип, Аделия сүзне Ольгага бирде.
«Озакламый «Идиллия Арт» үзәге Татарстаннан читтә дә танылыр...»
– Аделия без бик күп еллар дус, икебез дә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамладык, – дип сөйли башлады Ольга Неклюдова. – Аделия «Ars Aeterna» фестивалендә катнашырга тәкъдим итте, һәм, шул рәвешле, «Идиллия Арт» үзәгенә килеп эләктем. Безгә гадәти булмаган бинада – Казан Ратушасында беренче тапкыр чыгыш ясарга туры килде. Анда болай гына эләгеп тә булмас иде.
Хәзерге вакытта мин Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжында концертмейстер булып эшлим. Күбрәк вокалистлар белән эшләргә туры килә, чөнки күңелем аларга якын. Алар белән программа сайлап, өйрәнү, чыгыш ясау ошый. Бу – тырышлыкны сорый торган хезмәт. Бер үк әсәрне тыңлаучы төрлечә кабул итәргә мөмкин, бу – башкаручының тавыш тембры, холкыннан тора.
– Сез инде эшкә урнашкансыз һәм бик уңышлы дип әйтер идем.
– Музыка колледжында мин 3нче курстан эшлим. Беренче елны музыка мәктәбендә укыттым, анда хор концертмейстеры булып эшләдем. Вокалистлар белән эшләү үсеш кичерү өчен зур этәргеч булып тора. Консерваториядәге укытучым музыка колледжында эш тәкъдим итте, мин аңа бик рәхмәтлемен.
– «Идиллия Арт» проектына килгәндә, өметләрегез нинди?
– Бары тик яхшы өметтә калам. Озакламый ул Татарстаннан читтә дә танылыр, дип уйлыйм. Мин моңа чын күңелдән ышанам. Әкрен, әмма дөрес юлдан барабыз. Барысы да берьюлы булмас, ләкин шуңа омтылабыз.
Казан дәүләт консерваториясендә эшләвемә әле 1 генә ел. Бәлки, «Идиллия Арт»ка тагын яңа вокалистларны чакырырмын, – диде Ольга Неклюдова.
«Казанда калырга ниятләгән, республикада мәдәниятне үстерергә теләге булган яшьләрне җәлеп итәбез»
– Без Ольга белән 8 ел таныш, – дип дәвам итте Аделия Зарифуллина. – Аның талантлы студенттан алып, югары дәрәҗәдәге концертмейстерга ирешү юлы күз алдында булды. Мин аны Казанда яшь, иң талантлы концертмейстер дип әйтер идем. Ольганың безнең проектларда бик теләп катнашуын күреп, күңел сөенә. Һәм ул Россиянең атказанган артисты Раида Ермохина классында концертмейстер булып эшли, Раида Игламовна – консерваториядә вокал буенча иң яхшы профессорларның берсе. Программаларыбызда аның укучыларыннан Роберт Миңнуллин катнаша. Быел Казан дәүләт музыка колледжын тәмамлады, яшь булуына карамастан, Шаляпин премиясе иясе дә. Ул музыка мәктәбендә укымаган, әмма аның табигатьтән бирелгән таланты бар. Колледжда укып, белемнәрен арттырды. Опера театрында зур булмаган партияләр дә башкарды.
Минем өчен иң мөһиме – талантлы музыкантларны гына түгел, шәхесләрне дә җәлеп итү. Программаларга без 16, 17 яшьтән өлкән яшьләр белән эшлибез. Балалар белән актив эшләмибез. Сүз дә юк, бездә талантлы балалар бихисап. Яшүсмерлек чоры музыкант өчен һәрвакыт авыр чор кебек, чөнки яшь кеше бәйсезлек тели, ниндидер башка кызыксынулары барлыкка килә, компаниядә күбрәк аралашырга, яшьтәшләре арасында социализацияләнергә тели, һәм шуңа күрә моны даими дәресләр, дисциплина белән бергә алып баруы да авыр.
Хәзер без үз юлын төгәл сайлаган һәм Казанда калырга ниятләгән, республикада мәдәниятне үстерергә теләге булган өлкәнрәк яшьләрне җәлеп итәбез. Безгә үзләре турында сөйли белгән иҗади шәхесләр, классик музыканы танытырга теләге булганнар белән эшләү мөһим.
«Идиллия Арт»ның хәзерге солистлары – кызыклы, якты кешеләр, үзенчәлекле музыкантлар. Алар белән эшләве дә рәхәт.
«Классик музыканы тыңламаган аудиториягә эшләп карыйсыбыз, аларда кызыксыну уятасыбыз килә»
– Репетицияләрегез кайда үтә? Кайда җыеласыз сез, үз бинагыз бармы?
– Төрле мәйданчыкларда җыелабыз. Ә быел Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда җыела башладык. Берничә концертыбыз да анда үтте. Репетицияләребез шунда уза, безгә теләктәшлек белдереп торалар. Киләчәктә үзебезнең мәйданчыкның булуын телибез. Әмма монда финанслау һ.б. проблемалар бар. Елдан-ел куелган максат-бурычлар арта, ел саен күбрәк бюджет кирәк. Шунлыктан проектны кызыклы дип тапкан һәм ярдәм итәргә атлыгып торган иганәчеләр, хосусый меценатлар да кирәк була. Бу турыда көн саен уйларга туры килә…
Күптән түгел вертолет заводына бардык, андагы предприятие хезмәткәрләре алдында чыгыш ясадык, безнең үзәк турында сөйләдек, киләчәктә хезмәттәшлек итү турында да сөйләштек. Предприятиеләр белән дә эшлисебез килә. Советлар Союзындагы тәҗрибәгә таянасыбыз килә, ә ул вакытта классик музыка дәүләт тарафыннан бик нык макталган. Чайковский конкурсын гына алыйк, ул гади халык арасында да олимпиада белән бер дәрәҗәдә диярлек популяр булган. Советлар Союзында кешеләр классик музыка өлкәсендә йогынты ясаган дистәләгән музыкантның исемнәрен белгән.
Өлкән буын белән аралашканда мин аларның, нинди һөнәр вәкилләре булуына карамастан, бу мәсьәләдә хәбәрдар булуларына даими игътибар итәм.
Ул чорның иң танылган коллективлары һәм солистлары, мәсәлән, Святослав Рихтер һ.б. завод эшчеләре алдында еш чыгыш ясаган. Минемчә, предприятиеләрдә мәдәни-агарту эшен җәелдереп җибәрү мөһим. Концерт залларының булуы – яхшы. Классик музыканың аудиториясен яңа, кызыклы әсәрләр белән баету, яңа талантларны күрсәтү – ул бик шәп. Әмма безнең иң мөһим төп бурычларның берсе – мәдәни-агарту эше.
Чаллыда орган залында «КамАЗ» эшчеләре өчен концерт куйдык. 500 кеше иде, аларның күбесе гомерләрендә беренче тапкыр классик музыка концертын карады. Программа бик уңышлы төзелде. Хедлайнер – танылган органчы Тимур Халиуллин. Ул үз алдына органист-виртуоз булуны гына түгел, мәдәни-агарту эшен алып баруны да куя. Программасын үзенчәлекле итеп төзегән иде: орган музыкасын беренче тапкыр тыңларга килгәннәрнең хушы китте. Уйнап кына калмыйча, ул, тәфсилләп, теге яки бу әсәрнең язылу тарихын, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Шул рәвешле, тамашачылар 3 сәгатьлек концертны бер сулышта тыңлады. Орган музыкасы өчен бу – көтелмәгән нәтиҗә иде.
Бу мисал безнең өчен дә киләчәктәге омтылышыбыз булып тора. Без классик музыканы тыңламаган аудиториягә эшләп карыйсыбыз, аларда кызыксыну уятасыбыз килә. Безнең өчен эшебезнең бер нәтиҗәсе булып, аларның буш вакытларда классик музыка тыңлый башлаулары, концерт залларына классик музыканы тыңларга килүләре булыр иде. Моның өчен без адаптацияләнгән программа – тыңлау өчен җиңел кабул ителгән әсәрләр сайларга тырышабыз.
Минемчә, завод-фабрикалар белән эшләү бик кирәкле, предприятиеләрдә мәдәни-агарту эшен уздыру – шәп әйбер. Шуңа күрә бу юнәлештә эшләячәкбез.
– Завод-фабрикалар белән аңлашылды, танылган шәхесләр белән хезмәттәшлек итәргә хыялыгыз бардыр, бәлки?
– Федераль дәрәҗәгә чыгарга ниятебез бар. Безнең концертларда әлегә мин хедлайнер-солист буларак шәхси танышлыклар аркылы музыкантларны чакырам. Мәсәлән, Мәскәү Филармониясе солисты Андрей Дубов – балачактан минем өчен үрнәк кеше. Миңа 11 яшь булганда, ул Чайковский конкурсында катнашкан вакытта, аңа «ВКонтакте»да: «Миңа Сезнең уйнавыгыз ошый. Кайчан да булса Сезнең кебек уйнарга хыялланам», – дип язган идем. Шуннан бирле без аның белән элемтәдә булдык. Андрей без чакырган кунаклар арасыннан иң танылганы, дәрәҗәлесе булды. Хәзер исә безнең Чайковский конкурсының лауреаты булган берничә музыкант белән килешүебез бар, киләсе елда без аларны чараларга чакырырга планлаштырабыз.
Яшь, амбицияле музыкантлар һәм үз исемен булдырган мастерлар белән тәҗрибә белән алмашу – бик шәп нәрсә. Алар яшь музыкантларга стимул була, югары үрләр яуларга, иҗади яктан үсеш кичерергә илһам бирә ала.
«Идиллия Арт» ярдәме белән Татарстанда музыка дөньясы югары дәрәҗәдә кайный башлар, дип уйлыйм»
– «Казан солистлары» камера оркестры турында сөйләшмәгәнбез бит әле. Дирижер, яшь композитор Айдар Ниязовны әле Милли музыка оркестры җитәкчесе буларак та белә идем, аның белән оркестрның иң беренче концертлары турында язмалар әзерләгәндә таныштык.
– «Казан солистлары» – «Идиллия Арт» үзәгенең бер проекты. Милли музыка оркестры проекты ябылганнан соң, музыкант Азат Нургаянов белән яңа проект эшләү турында уйландык, – дип әңгәмәгә кушылды Айдар Ниязов. – Милли музыка оркестрында студентлар, музыка училищесы студентлары, кайчандыр музыкант булган кешеләр эшли иде. Азат белән фикерләребез туры килде: ул да танышларын җәлеп итте. Озак та үтми Аделия белән таныштык. Азат аңа безнең яңа проект турында сөйләгән, һәм шул мизгелдән «Казан солистлары» оркестры «Идиллия Арт» проекты кысаларында концертларын куя башлады.
Бу проектны уникаль дип саныйм, бер оркестр да «менә безне күтәреп чыгарлар әле» дип, бу турында хыяллана алмый. Мин моны үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм. Милли музыка оркестрының беренче концертын оештырганда, күп дигәндә 40 кеше җыелгандыр, бу – бик авыр булды. Минем уйлавымча, «Идиллия Арт» ярдәме белән, Татарстанда музыка дөньясы югары дәрәҗәдә кайный башлар.
Күпне күрдем инде мин, хәзерге заманда нәрсәдер турында хыяллана да алмас идек. Бу – бердәм команданың озакка сузылган һәм тырышлык сорый торган хезмәте.
– Репертуарны сайлау һәм тәкъдим итү синнән торамы?
– Без Азат Нургаянов белән бергәләп хәл итәбез. Нигездә, мәдәни-агарту юнәлешендә эшлисе килә. Дөньякүләм классик әсәрләрне танытырга тырышачакбыз. «Тукта әле, мин бу музыканы кайдадыр ишеткәнем бар иде», – дип әйтерлек булсын.
Шулай ук, мин үз эчемнән генә «татар музыкасы бөтен җирдә яңгырасын» дигән бурыч куйдым. Татар музыкасы яхшы, тиешле дәрәҗәдә яңгырарга тиеш.
Беренче концертны без Вивальдиның «Времена года» циклы белән башлап җибәргән идек. Анда без дөньякүләм танылган классик әсәрләрне уйнасак, Салих Сәйдәшев музеенда – музейның туган көнендә – татар классик әсәрләрен яңгыраттык.
– Казанда дирижер буларак үсеш кичерү теләге, ә дөресрәге, хыялың чынга аштымы?
– Быел Казан дәүләт консерваториясе бакалавриатта «симфоник дирижерлык» дигән юнәлеш ачты. Бу юнәлеш булмаса, белмим, хәзер кайда булыр идем икән... Чөнки аны икенче югары белем буларак – магистратура, аспирантурада гына алырга мөмкин иде. Консерваториядә мин тиешле дәрәҗәдә белем ала алачакмын һәм үсеш кичерермен дип уйлыйм, – диде Айдар Ниязов.
«Татар академик музыкасын пропагандалыйбыз»
Аделия Зарифуллина «Идиллия Арт» үзәгендә музыкантлар белән таныштыруын дәвам итте:
– Азат Нургаянов – оркестр концертмейстеры, скрипкачы, иҗади хезмәттәшем. Без аның белән вакыт-вакыт дуэт та уйныйбыз. Бик талантлы, музыкаль кеше. Авырлыклардан куркып тормый, иҗади яктан бик җиңел кеше. Чаллыда фестиваль үткәрелгәннән соң, ул Айдар белән уртак проектлары турында сөйләде. Мине коллективның концепциясе җәлеп итте, һәм без бер-беребез белән аңлаша алдык, уртак темаларыбыз күп булды. Минем өчен яшь коллективны таныту, үстерү бик кызыклы булыр иде. «Казан солистлары» оркестры коллективы кызыклы программа тәкъдим итүдән курыкмый.
«Идиллия Арт» үзәге билгеләгән бурычларның берсе – татар академик музыкасын пропагандалау. Композитор Миләүшә Хәйруллина белән дә хезмәттәшлек итәбез. Шуңа күрә оркестрның даими репертуарына татар композиторларының әсәрләре кертелүне дөрес дип саныйм. Солтан Габәши, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров кебек композиторларның әсәрләрен башкарабыз.
2 ноябрьдә Чаллының орган залында концерт куярга ниятлибез. «Ars Aeterna» фестивале кысаларында Казан Ратушасында «Казан солистлары» оркестры чыгыш ясаячак. Һәм быел тагын башка чаралар да булыр дип өметләнәм.
– Әсәрләр турында Айдар берникадәр сөйләп китте. Сез аларны әзер килеш ачык чыганаклардан аласызмы, яисә үзегезгә китапханәләрдә эзләнергә, эшләп бетерергә туры киләме?
– Барысы да музыкантның мөмкинлекләреннән һәм без сайлаган репертуардан тора. Безнең яшьләр тиз арада яңа әсәрне ятлый, өйрәнә. 1 ай эчендә без яңа репертуарны өйрәнеп, чыгыш ясый алабыз. Репертуар җырчының, инструменталистның хәзер нәрсә башкаруыннан чыгып та сайлана.
Кайвакыт теге яки бу әсәрнең күчермәләрен эзләргә туры килә. «Казан солистлары»на, мәсәлән, кыллы оркестр өчен күчермәләр кирәк була. Кыска вакыт эчендә яңа әсәрләр өйрәнү, концертларда чыгыш ясау безнең өчен бик мөһим.
Стипендия форматында даими рәвештә акча белән тәэмин итә алсак та, без бу мөмкинлекне хәзер музыкантларыбызга тудырабыз. Музыкантларның үзләрен артист буларак тормышка ашырулары да – зур әйбер, музыкант-башкаручының уңышы булып тора.
Безгә төрле программа, репертуарны арттыру да мөһим. Бу очракта сан сыйфатка әйләнә. Сәхнә сиңа профессиональ үсеш бирә. Сәхнәдә төрле хәл була ала: әсәрне онытырга, ялгыш уйнап җибәрергә һ.б. мөмкинсең. Бу моментта үз-үзеңне кулга алып, югалып калмау мөһим. Бу – стресс булса да, безнең өчен зур тәҗрибә.
Имтихан, зачетлар ниндидер куркыныч сынау кебек күз алдына килә. Менә безнең күптән түгел дәүләт имтиханнары булды. Ышанып әйтә алам: концертларда чыгыш ясаганнан соң имтиханны тапшыру – берни түгел икән. Без үзебезне шулкадәр ышанычлы хис иттек.
«Сәламәтлеге чикле булган музыкантлар белән дә эшләргә планлаштырабыз»
– Тагын нинди планнар, хыяллар белән янып яшисез? Үз алдыгызга зур максатлар куеп, кыю гына үз юлыгыздан баруыгызга чын күңелдән сокланам!
– Рәхмәт. Киләсе елда сәламәтлеге чикле булган музыкантлар өчен Юлия Монастыршина белән «Шаг навстречу» иҗтимагый проектын тормышка ашырырга телибез. Юлия ханым – сәламәтлеге чикле булган кешеләр белән эшләү белгече, күрмәүче пианист, Мәскәү профессоры, педагог. Проект федераль масштабта оештырылыр дип планлаштырабыз.
Шуңа күрә киләсе елда конкурсны 3 этапта үткәрергә планлаштырабыз: онлайн-конкурс, Казан профессорлары белән күзгә-күз мастер-класслар сериясе һәм гала-концерт. Анда программаның иң яхшы катнашучылары аталачак. Киләчәктә алар «Идиллия Арт» үзәге программасында даими катнашачаклар, без аларны үзебезнең концертларга чакырачакбыз. Мәдәниятне үстерү өлкәсендә мондый эш бик кирәкле, дип саныйм.