Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиденче сыйныфта укучы кыз бала икенче тапкыр бәбигә узган

Балалар төрле әтидән булган.

news_top_970_100
Җиденче сыйныфта укучы кыз бала икенче тапкыр бәбигә узган
https://pixabay.com

Мәскәүдә 15 яшьлек кыз икенче тапкыр бәбигә узган. Бу турыда ул мәктәптә планлы тикшерү вакытында очраклы рәвештә генә белеп алган. «Лайф» шул хакта яза.

Ярты ел элек кенә бу кыз ир бала тапкан булган. Шулай итеп, бала тапканнан соң ике ай узуга ул кабат бәбигә узган булып чыга. Сабыйларның аталары да төрле булуы ачыклана. Хәзер кыз йөклелегенең алтынчы аенда булуы билгеле.

Табиблар әлеге очрак турында полициягә хәбәр иткән. Оператив чаралар барышында үсмер кызның сөяркәсе сәүдә үзәгендә эшләүче 26 яшьлек сатучы егет булуы ачыкланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Беренче баланың атасы кем булуы әлегә ачыкланмаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100