Җиденче этаж балконында кыз бала эленеп тора - видео
Нәни кызчык, егылып төшеп, куллары белән балконга ябышып калган.
Узган ялларда Краснознаменск шәһәрендә күпкатлы йортта могҗизалы очрак булган. Бу вакыйга турында "Вести" каналы хәбәр итте.
Нәни кызчык җиденче каттагы пыялалы балконнан егылып төшеп, куллары белән ябышып калган. Моны күрүчеләр коткаручыларны чакырган. Тик бу очракта вакыт бик тиз уза - баланың озак эленеп тора алмаячагы аермачык булган.
Күршедә яшәүче ир тәрәзәдән сузылып, баланы коткарып калган, диелгән әлеге хәбәрдә.