Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдә баткан теплоход пассажирларын узып баручы көймәләрдәге кешеләр коткарган

news_top_970_100
Иделдә баткан теплоход пассажирларын узып баручы көймәләрдәге кешеләр коткарган
Тикшерү комитеты

Кичә кичке алтыларда Югары Ослан районы тирәсендә Идел елгасында «Аркадия» ял теплоходы һәлакәткә очрау турында билгеле була. Бу турыда «Татар-информ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Бортта 34 кеше булган. Аларны узып баручы көймәләр, баржа һәм «Добрый» теплоходы коткарган. Аннары барысын да елга портына алып кайтканнар.

Теплоход тулысынча су астына киткән, әйләнеп капланган. Су өстендә аның төбе генә күренеп калган.

Аракчино пристане тирәсендә булган фаҗигадә һәлак булучылар юк, диелә хәбәрдә.

Идел буе транспорт прокуратурасының якынча белешмәсе буенча, борттагы 34 кешенең берсе дә зыян күрми, аларны узып баручы катерлар һәм көймәләр коткара, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100