news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә су коенганда 15 яшьлек малай үлгән, 14 яшьлек кызны хастаханәгә илткәннәр

news_top
Иделдә су коенганда 15 яшьлек малай үлгән, 14 яшьлек кызны хастаханәгә илткәннәр
"Татар-информ" архивы

Саратовта яшәүче 15 яшьлек үсмер Иделдә су коенган чакта батып үлгән. Аның белән бергә булган 14 яшьлек кызны коткарганнар, ул хастаханәдә ята. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 20 июньдә була. Үсмерләр төркеме Идел буенда комлыкта ял итә.

Якынча белешмә буенча, 15 яшьлек үсмер һәм 14 яшьлек кыз су коенырга дип елгага кереп китә. Бер мизгелдә алар бата башлый.

Коткару хезмәте вәкилләре үсмерләрне судан чыгара. Кызны реанимациялиләр һәм хастаханәгә озаталар. Кызганычка, үсмерне терелтә алмыйлар, ул һәлак була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар