news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иделдә көймәдә йөргәндә давылга очраган әби белән бабайны коткарганнар

news_top
Иделдә көймәдә йөргәндә давылга очраган әби белән бабайны коткарганнар
Фото: https://t.me/mchstatarstan

Ир белән хатын – 93 яшьлек бабай белән белән 80 яшьлек әби, резина көймәгә утырып, Тәтеш янында Иделдә йөрергә чыккан. Шул чакта давыл башланган, көймә Олы Тархан авылы янында камышлар арасында калган.

Әби белән бабайга ярдәм кирәк булган. Тик алар үзләренең кайда булуын төгәл әйтә алмаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, әби белән бабайны коткаручылар тапкан һәм Тәтеш шәһәре янына пристаньга кайтарганнар. Аларга медицина ярдәм кирәк булмаган, диелә ведомствоның телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар